Магнитогорск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Магнитогорск
Магнитогорск
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Координаталар 53°23′00″ т. к. 59°02'00" кч. о. (G)
Шәһәр башлыгы Тефтелев Евгений
Нигезләнде 1929
Мәйдан 392,35 км²
Климат төре уртача
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 410 414[1] кеше (2010)
Милли состав урыслар 81,5%
татарлар 4,4%
украиннар 4,3%
башкортлар 3,3%
белоруслар 1,0%
Сәгать кушагы UTC+06:00
Телефон коды +7 3519
Почта индексы 455000
Рәсми сайт http://www.magnitog.ru/
Бүләкләр Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрак ордены
Магнитогорск (Россия)
Red pog.png
Магнитогорск (Чиләбе өлкәсе)
Red pog.png

МагнитогорскЧиләбе өлкәсенең зурлыгы буенча икенче шәһәре. Кара металлургия үзәге, биредә Русиядәге иң зур металлургия заводы урнашкан.

Сыйфатлама[үзгәртү]

Магнитогорск бүген – кара һәм төсле металл җитештерүче, дөньякүләм металлургия предприятиеләре белән дан тотучы, үз продукциясен чит илләргә дә чыгаручы заманча шәһәр. Аның металлургия комбинаты иң мөһим стратегик объект та булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында биредә һәр өченче снаряд һәм һәр дүртенче танк җитештерелгән. Металлургия промышленностеннан тыш, монда азык-төлек, химик, аграр тармаклар да актив рәвештә үсә.[2]

Тарихи белешмә[үзгәртү]

1745 елда Җаек елгасы ярында Магнит ныгытмасы корыла. Ырынбур казак гаскәренең казаклары чик саклау хезмәтен үти. Якындагы Магнит тавыннан тимер рудасы чыгарыла һәм Белорет заводына олаулар белән озатыла. 1920 елдан Белореттан Магнит тавына тимер юл сузу башлана. 1929 елны СССР Совнархозы урындагы металлургия заводын төзергә карар чыгара.

Төзелеш меңәрләгән брезент палаткалардан, дистәләгән такта бараклардан, җир асты куышларыннан, тирән котлованнардан, булачак домна мичләренең һәм завод корпусларының төзелеп яткан биналарыннан тора. Боларны «спецпереселенец» дип атап йөртелгән тоткыннар, коллар төзи, соңыннан шәһәрне исә әсир алманнар да төзеячәк.[3] Яңа төзелүче комбинатны эшче көч белән тәэмин итү максатыннан 1930 елның 30 гыйнварында ЦК ВКП(б) «О мероприятиях по ликвидации кулацких хозяйств в районах сплошной коллективизации» дип аталган карар кабул итә, соңыннан ул закон буларак рәсмиләштерелә. Татарстандагы татар авылларында “сыйнфый дошман” дип аталган катлам барлыкка килә, аңа элеккеге байлар, берничә ат-сыер тоткан хәлле кешеләр, укымышлы муллалар, җирле зыялылар керә, алар совет власты тарафыннан “ышанычсызлар” дип игълан ителә һәм эзәрлекләнә башлый.

1931-1932 елларда Магнит төзелешенә Татарстаннан поезд белән һәр айны 10-12 мең тоткынны китереп торалар, әйткәнебезчә, аларның абсолют күпчелеге татарлар була һәм күпчелеге шул елларда ук үлеп бетә. Бер Татарстаннан гына да Магнитогорскига 60 меңнән артык татар сөрелә, башка төбәкләрдән сөрелгән татарларны да исәпкә алсаң, әлеге сан йөз меңгә якынлаша.

Халык[үзгәртү]

1931[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
~64 100 ~145 900 311 101 364 209 440 321 440 321 418 545 408 401

Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 6,1%, башкортлар — 3,3%, украиннар — 2,6%.[11]

Магнитогорск татарлары[үзгәртү]

Бүгенге көндә биредә 400 меңнән артык кеше яши. Аларның 24,5 меңе – татарлар. Барысының диярлек ата-бабалары сөргенгә куып китерелгән. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса, бераз ирек килгәч, сугыштан соң, аерым йортларны мәчет итеп, намаз укыганнар, дин тотканнар. Утызынчы елларда Магниткада җидееллык ике татар мәктәбе – 18нче һәм 35нче номерлы мәктәпләр эшләгән, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары саф татарча белем алганнар, әмма ул татар мәктәпләре сугыш вакытында ябыла һәм яңадан ачылмый.

Сугыштан соң 40 ел буе татар халык театры[12] эшләп килгән – 1993 елны аны шәһәр хакимияте карары белән ябалар. Узган гасырның туксанынчы еллар башында татарлар үз тырышлыклары белән милли һәм дини хәрәкәтне башлап җибәрәләр, “Төп Йорт”, “Татар Рухы” дип аталган оешмалар төзелә, шул исемдәге газеталар чыгарыла башлый, “Иман” фонды оештырыла, милли ансамбльләр эшләп китә, җирле радио-телевидениедән татарча тапшырулар яңгырый башлый, татар китапларыннан торган зур китапханә барлыкка килә. Әмма бүгенгесе көндә боларның күбесе юк инде, матбугатның бер өлеше ябылды, татарча телевидение бетте, милли хәрәкәтне озак еллар буе утырган подвалыннан да куып чыгардылар, ул хәзер бинасыз хәлдә урамда торып калды. Бүген биредә берничә милли ансамбль, татар теленә өйрәтү курслары эшләп килә, «Татар Рухы» дип аталган газета чыга, ике мәчет эшли.[13]

Танылган шәхесләр[үзгәртү]

Магнит шәһәренә гаиләләре белән булачак шагыйрьләр Гамил Афзал, Басыйр Рафиков, композитор Рафаил Бакировның ата-аналары сөрелә.

Искәрмәләр[үзгәртү]