Мадагаскар утравы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Мадагаскар утравы
Бәлки, сез Мадагаскар республикасы турында мәкаләсен эзлисез.
Мадагаскар (җир. Nosin Dambo – кабаннар утравы) – зурлыгы буенча Җирдә дүртенче утрау. Һиндстан океанында урнашкан, Африканың көнчыгыш ярыннан Мозамбик бугазы белән аерылган.
Утрауның мәйданы – 590 мең км². Озынлыгы – якынча 1600 км, киңлеге – 600 кмдан артык.
Утраудагы елгалар: Бетсибока, Манчака һ.б.
Мадагаскар Африкадан ерак булмаса да, аның фаунасы һәм флорасы уникаль: утрауга дөньядагы хайваннар һәм үсемлекләр төрләренең 5%ы туры килә, шуларның 80% бары тик Мадагаскардан башка җирдә үсми һәм яшәми. Аларның иң күренеклесе – лемурлар.
Тропик климаты, утрауның көньягын еш кына субтропик климатлы дип исәплиләр.
Утрауда Мадагаскар Республикасы урнашкан.