Мальта
|
||||||||||||||||||||||||
Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (гавань) сүзеннән килеп чыккан.
Аурупа берлеге әгъзасы.
Тарихы[үзгәртү]
Аурупадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның рыцарь орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Сәяси төзелеш[үзгәртү]
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр палатасыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр палатасы 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
|
|
|
|---|---|
Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
|
|
|---|
Керүгә кандидатлар: |