Мансур Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур Абдуллин latin yazuında])
Мансур Абдуллин
Туган телдә исем баш. Мансур Иҙиәт улы Абдуллин
Мансур Һидият улы Габдуллин
Туган 15 сентябрь 1919(1919-09-15)
Кыргыз-Миякә, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 8 июнь 1996(1996-06-08) (76 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре офицер, укытучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 1943Ленин орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәрби дәрәҗә лейтенант һәм өлкән сержант[d]

Мансур Һидият улы Габдуллин (1919 елның 15 сентябре, Кыргыз-Миякә, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР1996 елның 8 июне, Уфа, Башкортстан, Россия) — Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1943).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Габдуллин 1919 елның 15 сентябрендә татар крестьян гаиләсендә туа[1]. 1927 елда Кыргыз-Миякә урта мәктәбенә укырга керә, соңрак колхозда эшли. 1937 елда Үзбәкстан ССРна күчеп килә, анда ул «Аркабеш» эшче артелендә укытучы булып эшли башлый[2].

1938 елда (башка мәгълүматлар буенча — 1939 елда) Ферган өлкәсенең Ленин хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә хезмәт итәргә чакырыла.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 70 нче армиянең 1 нче гвардия артиллерия дивизиясе 167 нче гвардия артиллерия полкында корал командиры. Көнбатыш, Калинин, Үзәк һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Польшаны, Маҗарстан, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша[3].

1943 елның 10 июлендә Молотыги авылы (Курск өлкәсе Ратежск районы) янында барган сугышта 167 нче гвардия җиңел артиллерия полкы коралының командиры вазыйфасында батырлык күрсәтә. Немец пехотасы 60 танк ярдәмендә аның ут позициясенә өч тапкыр һөҗүм итә; 150 авиация бомбасы ташлана, берничә йөз снаряд һәм мина җибәрелә. Турыдан-туры наводка белән атканда, ул 8 танкны, шул исәптән 3 «Тигр»ны һәм дошман пехотасы батальонын юк итә. Сугыш вакытында Габдуллин снаряд кыйпылчыклары белән авыр яралана[4].

1943 елның 10 июлендә, Молотычи авылы тирәсендәге сугыш өчен Габдуллинга Советлар Берлеге каһарманы хөкүмәт бүләген тапшыру өчен, 167 нче гвардия командиры подполковник Бутко 1943 елның 12 июлендә бүләкләү кәгазенә кул куя. ССРБ Югары Советы Президиумының 1943 елның 7 августындагы указы белән өлкән сержант Мансур Габдуллин «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены бирелеп, Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

1944 елның октябрендә, дәваланганнан соң, запаска китә һәм Башкортстанга кайта. 1944—1945 елларда ВКП(б) башкорт өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый. 1945 елда ВКП(б) га керә[5]. 1949 елда К. Т. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. Шуннан соң ул Стәрлебаштагы 1 нче урта мәктәп директоры, 1956 елдан Стәрлебаш РОНОсы мөдире булып эшли. Соңрак Уфага күчеп килә, анда 1962 елда 109 нчы урта мәктәп директоры, ә 1976 елда 2 нче мәктәп-интернат директоры була[2].

1996 елның 8 июнендә вафат була, Уфада Көньяк зиратта җирләнә[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1; Алещенко Н.М. Долг и подвиг. М., 1981.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мансур Габдуллин «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. 2,0 2,1 Абдуллин Мансур Идиятович. Башкортостан Республикасының Миякә районы. әлеге чыганактан 2017-01-19 архивланды.
  3. АБДУЛЛИН Мансур Идиятович
  4. Наградной лист за бои 10.7.43 г., подписан 12.7. 43 г., гв. подп. Бутко, командир 167 гв. лап
  5. Абду́ллин Мансур Идиятович // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — С. 17. — 911 с. — 100 000 экз.
  6. Жилин В. А., Греждев В. А., Кольтюков А. А. Курская битва. Хроника, факты, люди: [в 2 кн]. — М. : ОЛМА-ПРЕСС, 2003. — Кн. 1. — С. 68. — 415 с. — 5000 экз. — ISBN 5-224-04435-9.
  7. Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  8. Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  9. Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  10. Наградной лист «Подвиг народа» сайтында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]