Марат Ганиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Ганиев latin yazuında])
Марат Ганиев
Туган телдә исем Марат Сәид улы Ганиев
Туган 6 декабрь 1964(1964-12-06) (59 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре спортчы, велосипедта узышучы

Марат Ганиев, Марат Сәид улы Ганиев (1964 елның 6 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — спортчы (велосипедта узышучы), халыкара класслы спорт остасы (1985), дөнья рекордчысыы (1985). ССРБ чемпионы (1985-1989). ССРБ атказанган спорт остасы (1989).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 6 декабрендә Татарстан АССР Чаллы шәһәрендә туган.

Велосипед спорты белән Куйбышев (Самар) шәһәрендә шөгыльләнә башлаган. 17 яшендә яшьләр арасында дөнья чемпионатының ике медаленә лаек була.

Сеулдагы Олимпия уеннарының бронза медален яулый.

1989 елдан һөнәри велоспортка күчә. 1998 елдан карьерасын туктата. Тольяттида яши.

ССРБ чемпионы (1988 ел). ССРБ атказанган спорт остасы (1989 ел)

Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 ел — юниорлар дөнья чемпионатында тректа шәхси узышуда көмеш медаль

1981 ел — юниорлар дөнья чемпионатында тректа команда белән узышуда алтын медаль

1982 ел — юниорлар дөнья чемпионатында тректа шәхси узышуда көмеш медаль

1985 ел — дөнья чемпионатында тректа шәхси узышуда бронза медаль

1987 ел — дөнья чемпионатында алтын медаль

1988 ел — ССРБ чемпионатында алтын медаль

1988 елОлимпия уеннарында (Сеул) бронза медаль

1989 ел — ССРБ чемпионатында тректа команда белән узышуда бронза медаль


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]