Чирмешләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Марилар битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Марилар
Үз аталышы: Марий, Мары, Маре, Мӓрӹ
Гомуми саны: 604 мең
Таралышы: Идел буе, Урал
Тел: Мари теле
Дин: Христианлык

Марилар яки чирмешләр (үзаталышлары Марий, Мары, Маре, Мӓрӹ) — Русиядә, күбесенчә Мари Ил республикасында яшәүче фин-угор халык. Барлыгы якынча 604 мең мари исәпләнә.

Марий Эл республикасында 324,4 мең мари яши. Халык шулай ук Башкортостанда (105 мең), Татарстанда (19,5 мең), Удмуртиядә (9,5 мең), Свердловск өлкәсендә (28 мең), Пермь өлкәсендә (5,4 мең), Ханты-Манси автоном округында, Киров өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсендә, Кострома өлкәсендә яши. Чит илләргә килгәндә исә, марилар Казакъстанда (12 мең), Украинада (7 мең), Үзбәкстанда (3 мең) яшиләр.

Мариларның өч төркеме аерыла: болын марилары, тау марилары һәм көнчыгыш марилар. Мари һәм Тау мари телләрен кулланалар. Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче марилар татар телендә сөйләшәләр. Халыкның күпчелеге православие динендә, шулай ук мәҗүсиләр һәм мөселманнар бар.

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә