Марс Әминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марс Әминов latin yazuında])
Марс Әминов
Туган телдә исем Марс Әмин улы Әминов
Туган 1938(1938)
Актаныш районы Кормаш авылы
Үлгән 1973(1973)
Актаныш районы, Кормаш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре механизатор, депутат

Марс Әмин улы Әминов — Алтынчы чакырылыш Татарстан Югары Шурасы депутаты, тракторчы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елда ТАССРның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туган.

Җидееллык белем алгач, ул 1954-1956 елларда туган колхозында прищепщик булып эшли. Аннан Иске Кормаш машина-трактор станциясендә тракторчы була. 1958 елда Марс Әминов Ямашта механизаторлар хәзерләү мәктәбен тәмамлый. Шуннан бирле ул Минзәлә производство идарәсенең «Үрнәк» колхозында тракторчы булып эшли.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әминов колхозда авторитет казана, депутатларның район һәм авыл Советлары депутаты, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

150нче номерлы Иске Сәфәр сайлау округы хезмәт ияләре Марс Әмин улы Әминовны бердәм рәвештә Татарстан АССРның алтынчы чакырылыш Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр. 1963 елда ул депутат итеп сайланды.

Марс Әминов 1973 елда вафат булды.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТАССР алтынчы чакырылыш Югары Советына сайлаулар листовкасы. Марс Әминов. Казан, К.Якуб ис. типография, 1963 ел.