Мастер һәм Маргарита романының персонажлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу Михаил Булгаковның 1928-1940 елларда язган Мастер һәм Маргарита романының персонажлары исемлеге. Исемлек тулы түгел.

30-нчы еллар Мәскәве[үзгәртү]

  • Мастер - Язучы, Понтий Пилат турында роман авторы, үзе яшәгән чорга ярашмаган кеше һәм аның әсәрләрен каты тәнкыйтьләгән коллегалары тарафыннан өметсезлеккә җиткерелгән зат. Романда аның чын исем-фамилиясе бер тапкыр да искә алынмый, бу турыдагы сорауларга ул беркайчан да җавап бирми. Бу герой Маргарита биргән «Мастер» («Оста») кушаматы белән генә билгеле. Үзен ул бу кушаматка лаек түгел дип саный. Мастер Инҗил вакыйгаларын үзенчә, могҗизаларсыз гына күрсәтеп, роман яза.
  • Маргарита - Матур, иркен тормышлы, танылган инженерның хатыны, буш яшәү өчен азапланган кеше. Мәскәү урамнарының берсендә Мастер белән күрешеп, аңа гашыйк булган. Маргарита сөйгәненең романы уңышлы булыр, дип ышанган. Мастер романын яндырырга уйлагач, ул әсәрнең берничә битен генә саклап кала ала. Соңрак Иблис белән килешү төзеп, Воланд оештырган шәйтани балның мәликәсе була, шуның өчен Воланд аның сөйгәнен — Мастерны табып бирә. Маргарита — мәхәббәт һәм башка кеше өчен үз-үзеңне корбан итүнең символы.
  • Воланд - Мәскәүдә кара магия буенча чит ил профессоры, «тарихчы» булып килгән Иблис. Беренче күренүендә үк Романның беренче бүлеген сөйләп бирә (Иешуа һәм Пилат турында). Төп аерымлык билгеләре булып, күзләре (берсе кара, икенчесе яшел) һәм аксавы тора.
  • Фагот (Коровьев) - Иблиснең иярченнәренең берсе, һәрвакыт тупас шакмаклы (клетчатый) киемдә йөри, чатнаган һәм бер пыяласы булмаган пенсне киеп йөри. Үзенең чын йөзендә ул кайчандыр яктылык һәм караңгылык турында әйткән уңышсыз каламбуры аркасында Иблис иярченнәре арасына булырга мәҗбүр ителгән рыцарь. Коровьев һәм аның алыштырмас иптәше Бегемот образында халык көлке мәдәнияте гореф-гадәтләре көчле сакланган, шушы ук персонажлар дөнья әдәбиятенең батыр-пикаролары белән тыгыз генетик элемтә саклыйлар.[1] Воланд иярченнәренең исемнәренең чыганагы гыйбрани теле, дип санала. Аның буенча, Коровьев (каров) ивритта «якын», ягъни «якынлаштырылган» дигәнне аңлата
  • Мәче Бегемот - Иблис иярченнәренең берсе, шаян һәм тиктормас рух, я арткы аякларда йөрүче гигант мәче, я мәчегә охшаган симез гражданин булып килеп баса. Прототибы — Бегемот дигән рух, оятсызлык шайтаны, ул төрле зур хайваннар булып күренә алган. Үзенең чын йөзендә Бегемот ябык кына яшь кеше, шайтан-паж булып күренә. Ә чынлыкта Бегемотның прототибы — Булгаковның зур кара эте (кушаматы Бегемот). Бу эт бик акыллы булган.
  • Гелла - Убырлы һәм вампир, Иблис иярченнәренең берсе. Ул бер нәрсә дә киеп йөрмәгән, тәненең матурлыгын бары тик муенындагы шрам гына бозган.
  • Михаил Александрович Берлиоз - МАССОЛИТ рәисе, әдәбиятчы, күп укыган, белемле һәм дөньяга скептик карый торган кеше. «Начар йортта», Бакчалы, 302-бис та яши. Воландның кинәт үлем турындагы күрәзәсенә ышанмыйча үлә.
  • Иван Николаевич Бездомный - Шагыйрь, МАССОЛИТ әгъзасы. Дингә каршы поэма язган, Воланд белән иң беренче очрашкан геройларның берсе (Берлиоз белән бергә). Тилеләр клиникасына эләгә, Мастер белән иң беренче танышкан.
  • Степан Богданович Лиходеев - Варьете театры директоры, Берлиозның күршесе, Бакчалыда «начар фатирда» яши. Ялкау, эчкече. «Хезмәт яраксызлыгы» өчен, Воландның иярченнәре тарафыннан Ялтага телепортацияләнгән.
  • Никанор Иванович Босой - Бакчалы урамда яшәүчеләр берләшмәсе рәисе. Саран, берләшмә кассасыннан акча урлый (Воланд килер алдыннан).
  • Иван Савельевич Варенуха - Варьете театры администраторы. ЭЭХКга Ялтага эләккән Лиходеев белән язышуның чыгарылмасын илткәндә, Воланд шайкасы кулына эләгә. «Телефон аркылы ялган һәм тупаслык» өчен Гелла аны вампирга әйләндерә. Балдан соң кире кешегә әйләндерелә һәм кайтарыла. Вакыйгалар ахырында Варёнуха киң күңеллелерәк, әдәплерәк һәм намуслырак кешегә әйләнә.
  • Григорий Данилович Римский - Варьете театрының финанс директоры. Аңа Гелланың һәм дусты Варёнуханың һөҗүм итүеннән шулкадәр хәйран калган ки, ул тиз арада Мәскәүдән качырга булган. ЭЭХКда сорау алуда үзен «броньләштерелгән камерага» ябуларын үтенгән.
  • Жорж Бенгальский - Варьете театры конферансьесы. Воланд иярченнәре аны каты җәзалыйлар — башын өзеп алалар, чөнки ул тамаша вакытында артык уңышсыз шәрехләр әйтеп барган. Башы үз урынына кайтарылгач, озакламый Стравинский клиникасына җибәрелә.
  • Василий Степанович Ласточкин - Варьете бухгалтеры. Касса тапшырган чакта, үзе йөргән оешмаларда Воланд иярченнәре булуның эзләрен табып барган. Кассаны тапшыру вакытында акчаларның кинәт кенә төрле чит ил валютасына әйләнгәнен сизеп ала.
  • Прохор Петрович - Варьете театрының тамаша комиссиясе рәисе. Мәче Бегемот аны эш урынында буш костюм калдырып, вакытлыча урлап алып китә. Чөнки ул аңа туры килмәгән вазифа буенча эшләгән.
  • Максимилиан Андреевич Поплавский - Михаил Александрович Берлиозның Киевтагы агасы. Мәскәүгә җеназага Бегемот тарафыннан чакырыла, ләкин килгәч, аны энесенең үлеме түгел, аннан калган фатир борчыткан. Шул ук Бегемот тарафыннан куып чыгарыла, мөгаен, ул Киевка кире кайткандыр.
  • Андрей Фокич Соков - Варьете театры буфеты эшчесе, Воланд аны буфетта сатыла торган сыйфатсыз ризык өчен тәнкыйтьли. Эш урыны аркасында һәм «икенче сафлык» ризыклары сатып, 249 мең сумнан артык акча җыя. Коровьев аңа 9 айдан соң бавыр рагы белән үләчәге турында хәбәр итә. Соков, Берлиоздан аермалы буларак, моңа ышана, алдан әзерләнә дә. Әлбәттә, бу аңа ярдәм итми.
  • Николай Иванович - Маргаританың түбән каттагы күршесе. Маргаританың өй эшчесе Наташа тарафыннан! «борова»га? әйләндерелә һәм Иблис балына «транспорт чарасы» итеп кулланыла.
  • Наташа - Маргаританың өй эшчесе, Воландның Мәскәүгә килүе вакытында убырлыга әйләндерелә, үз теләге буенча шул рәвештә кала.
  • Алоизий Могарыч - Мастерның танышы, торак мәйданы алыр өчен, аңа каршы донос язган кеше. Яңа фатирыннан аны Воланд шайкасы куып чыгара. Воланд хөкеменнән соң, хәтерсезлектә Мәскәүне ташлап калдыра, ләкин каядыр Нократ тирәсендә аңына килә. Варьете театрында финдиректор Римскийны алмаштыра. Могарычның бу вазифасында эшчәнлеге Варёнухага бер дә ошамый.
  • Аннушка - Һөнәри спекулянтка. Көнбагыш мае шешәсен трамвай юлында төшереп вата, бу Берлиозның үлеменең сәбәбе булып тора. Сәер туры килүчәнлек аркасында, «начар фатир» белән күршедә генә яши.
  • Фрида - Воланд балына чакырылган гөнаһлы хатын. Кайчандыр үзе теләмәгән баласын яулык белән буып үтереп, аны күмеп куйган — шуның өчен ул билгеле бер төр җәза ала, һәр иртә аның баш очына нәкъ шул яулыкны китерәләр. Балда Маргарита ялгыш кына аңа бу җәзасыннан коткарырга вәгъдә бирә, соңрак бу вәгъдәсен үти дә.
  • Барон Майгель - ЭЭХК эшчесе, Воландны күзәтергә тиешле кеше, үзе белән Тамаша комиссиясе эшчесе буларак таныштыра. Иблис балында корбан сыйфатында үтерелә, каны Воландның литургик касәсенә салына.
  • Арчибальд Арчибальдович - Грибоедов Йорты рестораны директоры, усал җитәкче һәм феноменаль хәтергә ия кеше. Хуҗалыкчы һәм урлауга тартылучы. Автор аны бриг капитаны белән чагыштыра.
  • Аркадий Аполлонович Семплеяров - «Мәскәү театрларының акустик комиссиясе» рәисе. Варьете театрында, кара магия сеансы вакытында, Коровьев аның гыйшкый йөрешләрен ачып бирә.

Иерусалим, б.ч. I гасыры[үзгәртү]

  • Понтий Пилат - Яһүд иленең Иерусалимдагы бишенче прокураторы, усал һәм хакимле кеше, тик аңа карамастан, Иешуа Га-Ноцрига ягымлы карый. Аны үлем җәзасыннан коткарырга теләгән, тик моны эшли алмый, шуның өчен гомере буе үкенә. Көчле баш авыртуыннан интеккән, бу авырудан аны Иешуа коткара.
  • Иешуа Га-Ноцри - Назареттан сәяхәт итеп йөрүче фәлсәфәче, аны Патриарх күлләрендә Воланд, романында Мастер тасвирлый. Бу персонажны Гайсә Мәсихкә туры китерәләр. Ләкин бу образ инҗилчә прототиптан нык аерылып тора. Гуманист, явызлыкка көч кулланып каршы килүне инкарь итә.
  • Левий Матвей - Иешуа Га-Ноцриның романдагы бердәнбер тарафдары. Укытучысы белән аның үлеменә кадәр булган, ахырда аны күмәр өчен, хачтан төшергән. Роман ахырында Иешуа аны Воланд янына җибәрә, ул Мастер һәм Маргаритага тынычлык бирүне үтенә.
  • Иосиф Каифа - Яһүд руханилары арасында беренчесе, Синедрион президенты, Иешуаны үлемгә хөкем итүче.
  • Яһүдә - Иерусалимдагы яшь бер кеше, Иешуаны Синедрион кулына тапшыра. Моның өчен Понтий Пилат аны яшерен рәвештә үтерергә әмер бирә.
  • Марк Крысобой - Пилатның тәнсакчысы, кайчандыр сугышта бик җәрәхәтләнгән. Иешуаны һәм тагын берничә җинаятьчене үлем җәзасы урынына илтүче кеше.
  • Афраний - Яшерен хезмәт җитәкчесе, Пилатның хезмәттәше. Яһүдәнең үтерелүе өчен җаваплы.

Искәрмәләр[үзгәртү]