Мастер һәм Маргарита (фильм, 1989)
| Mistrz I Małgorzata Мастер һәм Маргарита |
|
|---|---|
| Файл:Mistrz I Małgorzata movie poster.jpg | |
| Режиссер | Мацей Войтышко |
| Уйнаучы йолдызлар | Густав Холоубек, Владислав Ковальский, Анна Дымна |
| Дөнья күрү | 1990 ел |
| Озынлык | 370 мин |
| Ил | Польша |
| Тел | поляк теле |
«Мастер һәм Маргарита» (пол. Mistrz i Małgorzata) — Мацей Войтышконың «Мастер һәм Маргарита» романы буенча дүрт серияле телефильмы. Фильм тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында уңай фикерләр тудырган. Премьерасы 1990 елның 20 мартында булган.
Эчтәлек |
Сюжет[үзгәртү]
Мастер — 1930 — нчы елларда, Мәскәүдә яшәүче талантлы язучы. Ул Понтий Пилат турындагы роман кулъязмасы өстендә эшли. Иблис — Воланд һәм аның иярченнәре Мастерны эзәрлеклиләр, аны күзәтәләр һәм куркыталар. Шуның аркасында Мастер паранойя белән авырый башлый һәм психиатрия клиникасына эләгер алдыннан кулъязманы утка ыргыта. Аның ярдәмчесе һәм музасы Маргарита Иблиснең гадәттән тыш сәләтләрен Мастерны коткару өчен куллана.
Фильм турында[үзгәртү]
Поляклар, гомумән, Михаил Булгаковны укырга яраталар. Мәсәлән, аның күп кенә әсәрләрен алар 20-30 нчы елларда поляк басмасында укыганнар. Бу фильм да «Мастер һәм Маргарита» романының беренче поляк экранизациясе түгел. 1971 елда ук Анджей Вайда романның тарихи бүлекләрен «Пилат һәм башкалар» фильмында күрсәткән була.
Бу фильм — телевизион фильм, ул телеспектакль рәвешендә төшерелгән. Шунысы кызык, Анджей Вайда фильмыннан аермалы буларак, монда махсус эффектлар кулланылмый диярлек, ләкин Мацей Войтышко бик яхшы актерлар составы тапкан. Поляк тәнкыйтьчеләренә бу фильм бик хуш килгән.
Телефильм 4 сериядән тора:
- «Кара магия сеансы»
- «Мастер»
- «Маргарита»
- «Саубуллашу»
Рольләрдә[үзгәртү]
- Густав Холоубек — Воланд
- Владислав Ковальский — Мастер
- Анна Дымна — Маргарита
- Мариуш Бенуа — Азазелло
- Януш Михаловский — Фагот-Коровьев
- Збигнев Запасевич — Понтий Пилат
Сылтамалар[үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Персонажлар | Мастер · Маргарита · Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло · Фагот (Коровьев) · Мәче Бегемот · Гелла) · Михаил Александрович Берлиоз · Иван Бездомный · Степан Богданович Лиходеев · Григорий Данилович Римский · Иван Савельевич Варенуха · Никанор Иванович Босой · Алоизий Могарыч · Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри · Понтий Пилат · Яһүдә · Каифа · Афраний · Марк Крысобой · Левий Матвей |
| География | Александров бакчасы · Начар фатир · Патриарх күлләре · МАССОЛИТ · «Варьете» Театры · Профессор Стравинский клиникасы · Яһүд иле · Грибоедов рестораны · Бакча-Аквариум · Ялта |
| Куелышлар | 1972 ел, ГФР · 1972 ел, Югославия-Италия · 1989 ел · 1994 ел · 2005 ел · |