Мастер һәм Маргарита (фильм, 1994)
"Мастер һәм Маргарита" - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романының 1994 елда режиссёр Юрий Кара тарафыннан төшерелгән экранизациясе. Фильм 2011 елга кадәр режиссёр һәм фильм хокуклары иясе - "ТАМП" фирмасы продюсерлары белән, соңрак Булгаковның өченче хатыны Елена Шиловскаяның варислары Шиловский һәм Писарчиклар белән каршылыклар аркасында чыкмады.
Шулай ук, фильмның озынлыгы да (режиссёр версиясе буенча, 3 сәгать 20 минут) каршылыклар тудырган: продюсерлар таләбе буенча ул ике сәгатькә генә калдырыла, моның өчен күп кенә сюжет сызыклары төшереп калдырыла. Бу инде актёрларның канәгатьсезлек китереп чыгара.
Эчтәлек |
Сюжет [үзгәртү]
30-нчы еллар Мәскәвенә сәер чит ил кешсе Воланд килә, чынлыкта ул Иблис була һәм үзе белән иярченнәрен ияртә. Ул мәскәүлеләрнең ничек үзгәргәннәрен белергә тели. Кешеләр шундый ук калган... Тамашачы алдыннан төрле совет кешеләренең сатирик образлары галереясы үтеп китә, ул кешеләрнең барысы да эшләренә күрә җәза ала.
Фильмның параллель линиясе - Иешуа Га-Ноцри һәм Яһүд иле прокураторы Понтий Пилат турындагы роман.
Рольләрне башкаралар [үзгәртү]
- Виктор Раков — Мастер
- Анастасия Вертинская — Маргарита
- Валентин Гафт — Воланд
- Александр Филиппенко — Коровьев-Фагот
- Владимир Стеклов — Азазелло
- Виктор Павлов — Мәче Бегемот
- Александра Захарова — Гелла
- Михаил Ульянов — Понтий Пилат
- Николай Бурляев — Иешуа Га-Ноцри
- Сергей Гармаш — Иван Бездомный
- Борислав Брондуков — Варенуха
- Виктор Сергачёв — Григорий Данилович Римский
- Евгений Весник — психиатр
- Мария Виноградова — Аннушка
- Михаил Данилов — Михаил Александрович Берлиоз
- Лев Дуров — Левий Матвей
- Леонид Куравлёв — Никанор Иванович Босой
- Людмила Иванова — Пелагея Антоновна,, Босойның хатыны
- Владимир Кашпур — Андрей Фокич, буфетчик
- Вадим Захарченко — Максимилиан Андреевич Поплавский,Берлиозның агасы
- Игорь Кваша — доктор Стравинский
- Наталья Крачковская — Штурман Жорж / «Грибоедовта ханым»
- Виктор Мамаев — Иероним Поприхин
- Спартак Мишулин — Арчибальд Арчибальдович
- Роман Ткачук — Николай, швейцар
- Валерий Носик — Алоизий Могарыч
- Игорь Верник — Иуда
- Георгий Саакян — Иосиф Сталин
- Сергей Никоненко — Стёпа Лиходеев
- Вячеслав Шалевич — Иосиф Каифа
- Юрий Шерстнёв — Афраний
- Сергей Николаев — Николай Иванович
- Амаяк Акопян — конферансье Жорж Бенгальский
- Валентин Голубенко — кентурион Марк Крысобой
- Юрий Дуванов — тикшерүче
- Ирина Кара — Низа
- Анжелика Зарьева (Зацепилова) — Фрида
Романнан аерымлыклар [үзгәртү]
- Иблис балында Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Адольф Һитлер катнашалар.
- Левий Матвей Воланд янына килгәч, Иешуаның үтенечен түгел, ә боерыгын тапшыра.
- Иң соңгы, финаль өлеш төшереп калдырылган.
Сылтамалар [үзгәртү]
- Страница фильма на сайте Льва Дурова (история, отзывы, подборка материалов) (рус.)
- Страница фильма на сайте Kino-online.in.ua (рус.)
- Как проходили съемки фильма Юрия Кары «Мастер и Маргарита» (рус.)
- Юрий Кара о своем фильме в «Российской газете» (рус.)
|
|
|
|---|---|
| Персонажлар | Мастер · Маргарита · Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло · Фагот (Коровьев) · Мәче Бегемот · Гелла) · Михаил Александрович Берлиоз · Иван Бездомный · Степан Богданович Лиходеев · Григорий Данилович Римский · Иван Савельевич Варенуха · Никанор Иванович Босой · Алоизий Могарыч · Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри · Понтий Пилат · Яһүдә · Каифа · Афраний · Марк Крысобой · Левий Матвей |
| География | Александров бакчасы · Начар фатир · Патриарх күлләре · МАССОЛИТ · «Варьете» Театры · Профессор Стравинский клиникасы · Яһүд иле · Грибоедов рестораны · Бакча-Аквариум · Ялта |
| Куелышлар | 1972 ел, ГФР · 1972 ел, Югославия-Италия · 1989 ел · 1994 ел · 2005 ел · |
