Математик исбатлау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Математик исбатлау latin yazuında])

Математик исбатлау дип математикада берәр фикернең дөреслеген раслаучы фикри һәм мантыйкка нигезләнгән нәтиҗәләр чылбыры атала. Исбатлаулар индукция яки эмпирик чыгарылмаларына караганда күбрәк дедукциягә нигезләнәләр. Бу үз чиратында исбатлауның бер искәрмәсез барлык очракларда дөрес икәнлеген тәэмин итә.

Математикада исбатлана торган фикер теорема буларак билгеле. Исбатланган теорема соңрак башка теоремаларны исбатлауда кулланылырга мөмкин. Башка бер теореманы исбатлауда кулланылган теореманы шулай ук лемма дип тә атыйлар.