Матра
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Матра (венгр. Mátra ) - Төньяк Маҗарстандагы таулар системасы (массивы). Кекеш тавы (1014 м) – Матраның гына түгел, ә бөтен Маҗарстанның иң биек тавы.
Матрада имән һәм бүк урманнары, шулай ук бакчалар, виноградлыклар бик күп. Матра асты (Матраалья) — Маҗарстанның бик әһәмиятле шәраб ясау төбәге.
Матрада термаль чыганаклар, чаңгы трассалары бар. Курортлар күп, иң атаклылары:
- Бюксек
- Парад
- Матрафюред
Геральдикада [үзгәртү]
Матра Словакия гербында Татралар һәм Фатралар (Велька Фатра һәм Мала Фатра) таулары белән бергә сурәтләнгән, ләкин Матра тулысынча хәзерге Маҗарстан җирләрендә урнашкан.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Альплар | Апенниннар | Арденнар | Балкан таулары | Велебит | Вогезлар | Гарц | Горски-Котар | Динар таулыгы | Зур Кавказ | Исландия | Кавказ | Кантабрий таулары | Карпатлар | Кембрий таулары | Кордильера-Бетика | Кырым таулары | Матра | Парнон | Пеннин таулары | Пинд | Пиренейлар | Пирин | Рила | Родоплар | Скандинавия таулары | Судет таулары | Сьерра-Морена | Тайгет | Татралар | Төньяк шотланд таулыгы | Урал | Үзәк Кордильера | Үзәк массив | Хибин таулары | Шварцвальд | Юра | |