Меланезия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Меланезия
Melanesia.png
Акватория Тын океан
Commons-logo.svg Меланезия Викиҗыентыкта
Меланезия картасы

Мелане́зия (бор. грек. μέλας һәм νῆσος — кара утраулар сүзтезмәсеннән) — Тын океандагы утраулар төркеме. Утрауларның төп халкы полинезия телләрендә дә, меланезия телләрендә дә сөйләшмәүләре һәм кара тәнле булулары белән тирә яктагы халыклардан аерыла.

  • Мәйданы: 940 000 км²
  • Халкы: 6 500 000 кеше

Меланезиягә түбәндәге утрау төркемнәре керә:

Меланезия утраулары кыйтга калдыкларыннан һәм янартау атылуы нәтиҗәсендә хасил булганнар. Сай урыннарда мәрҗән рифлар бар. Кристаллы, метаморфик һәм утырма токымнарыннан төзелгән. Утрауларның күпчелеге таулы, иң биек ноктасы 5029 м (Яңа Гвинея утравында), эре утрауларда — яр буе түбәнлекләре. Меланезиядә янартау атылулары һәм җир тетрәүләр булалар.

Климат экваториаль һәм субекваториаль, көньяк утрауларда тропик климаты. Уртача айлык температура +25…+28°. Еллык явым тауларның җилгә каршы битләүләрендә 7000–9000 мм, калган урыннарда 1000–2000 мм. Елгалар күп. Үсемлекләр дөньясы эндемик төрләргә бай. Төньяктагы эре утраулар куе дымлы экваториаль урманнар, үзәк һәм көньяк утраулар муссонлы урманнар һәм саванналар белән капланган. Хайваннар дөньясы Австралия зоогеографик өлкәсенә карый.

Никел, кобальт, хром, марганец рудалари; Фиҗи, Соломон утауларыннан алтын казып чыгарыла.