Меритократия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Идарә итү формалары
Портал:Сәясәт · үзгәртү

Меритократия (турыдан-туры «лаеклылар хакимияте», лат. meritus – лаек һәм бор. грек. κράτος - хакимият, идарә) – дәүләттә җитәкче вазифаларда, чыгышка һәм байлыкка карамастан, иң сәләтле һәм лаеклы кешеләр булырга тиешлеген раслаучы идарә принципы. Күбесенчә ике мәгънәдә кулланыла. Терминның беренче аңлатмасы аристократия һәм демократияга капма-каршы булган системага тәңгәл килә. Икенче, иң таралган мәгънәсе хезмәт сөючән һәм сәләтле кешеләргә, алар киләчәктә ирекле конкуренция шартларында җәмгыятьтә югары урынга ирешергә мөмкинлек алсыннар өчен, башлангыч шартлар барлыкка китерүне күздә тота.

Терминның тарихы[үзгәртү]

Термин беренче тапкыр инглиз социологы Майкл Янг тарафыннан «Меритократиянең күтәрелүе, 1870-2033» антиутопиясендә кулланыла (1958 ел), анда кешенең җәмгыятьтәге урыны аның интеллект коэффициенты (IQ) белән билгеләнүче футуристик җәмгыять сурәтләнә. Китапта мондый система инкыйлабка китерә, һәм нәтиҗәдә гавам тәкәббер, халыктан аерылып беткән элитаны бәреп төшерә. Охшаш сюжетлар башка әдәби әсәрләрдә дә кулланыла.

Соңрак «меритократия» терминыныэ күпкә уңай мәгънәсе барлыкка килә һәм аны мөмкинлекләрнең тигезлеген яклаучылар куллана. Үзегең «Киләчәк постиндустриаль җәмгыять» китабында (1972 ел) Дэниел Бэдд меритократия бюрократияне юкка чыгарачак һәм җәмгыятьнең социаль төзелешен үзгәртәчәк, дип саный[1]. Көнбатыш социологияда неоконсервантизм тарафдарлары да охшаш карашларга ия булалар.

Чынга ашыру[үзгәртү]

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, Кытай үз тарихының кайбер чорларында меритократик системаны чынга ашыруга якын була. Мәсәлән, Сун династиясе вакытында имтиханнарның өч баскычлы системасы кулланыла, аның ярдәмендә идарәче вазифаларына сәнгатьне, конфуцианлыкны һәм идарә проблемаларын иң яхшы аңлаучы намзәтләр са йлап алына[2]. .

АКШта меритократия системасы инде урнашкан, шуңа күрә америкалыларның шәхси казанышлары бары мөмкинлекләрдән, хезмәт сөюдән, әхлактан тора, дигән фикер киң таралган[3]. Тәнкыйтьчеләр исә нәкъ элеккечә, мирас, социаль һәм мәдәни өстенлекләр, хезмәт базарында һәм эшкуарлыкта мөмкинлекләр, уңыш, сыйфатлы белем алу һәм дискриминацияның мөһим роль уйнавын искәртә[3].

Тәнкыйть[үзгәртү]

Меритократия аналитикларының берсе математик Александр Гротендик була, ул математикларның элитар төркеменең эволюциясен даһилар берлегеннән социаль бүлекчәнең ике кастага: мәрхәмәтсез «Югарылар» һәм куркып яшәүче «сазлыклар»га бүленүенә кадәр өйрәнгән.[4].

Меритократиянең кайбер тәнкыйтьчеләре фикеренчә, бу концепцияның төп максаты интеллектуаль элитаның өстенлекләрен аклау.[5].

Чыганаклар[үзгәртү]

  1. Белл Д. Грядущее постиндустриальное общество. М.: Академия, 1999. ISBN 5-87444-070-4 (рус.)
  2. James E. McClellan III, Harold Dorn. Science and Technology in World History. Second Edition. Johns Hopkins university press, 2006. p.121 (ингл.)
  3. 3,0 3,1 McNamee S. J., Miller R. K. The Meritocracy Myth //Sociation Today. Spring 2004. Vol. 2, No. 1. [1](ингл.)
  4. Гротендик А. Урожаи и посевы. Размышления о прошлом математика / Перев. с франц. — Ижевск: Регулярная и хаотическая динамика, 2001. — 288 стр. [2], zip/html (рус.)
  5. Янг М., 1991.
    См. также: Marris P. Just Rewards: Meritocracy Fifty Years Later // Political Quarterly. Vol. 77, No. s1. P. 157. Калып:DOI(ингл.)

Әдәбият[үзгәртү]

Татарча[үзгәртү]

Татар телендә меритократия турында махсус әдәбият юк.

Урысча[үзгәртү]

  • Янг М. Возвышение меритократии // Утопия и утопическое сознание. М.: Прогресс, 1991.
  • Дементьева В. В. «Меритократия» Римской Республики: право, ритуал, политическая культура // IUS ANTIQUUM (Древнее право). № 17, 2006. С. 55-65

Шулай ук кара[үзгәртү]