Металлургия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Металлургия latin yazuında])
Металлургия
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә Q19724861?
 Металлургия Викиҗыентыкта
Корыч кою Краматорск металлургия заводында

Металлургия (metallurgeo — мәгъдән чыгарам, металл эшкәртәм), 1) табигый чималдан һәм икенче металл кергән продуктлардан (шул исәптән металл материаллар, эретмәләр, әйберләр җитештерү калдыкларыннан) металл җитештерүне, эретмәләр алуны, металларны югары һәм түбән температураларда эшкәртүне, эретеп ябештерүне, металга билгеле форма бирүне саклагыч һәм ныгыткыч металл каплаулар йөгертүне үз эченә алган сәнәгать тармагы.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кара металлургиягә һәм төсле металлургиягә бүленә. Металларны аерып алу алымнары — гидрометаллургия, пирометаллургия, порошок металлургиясе һ.б. Аерып алу процессы эченә мәгъдәнне әзерләү (ваклау, иләү, аеру, эретү) һәм баету (флотация, гравитация, магнит, электростатик һ.б. ысуллар), концентратларны аларның реакциягә керү сәләтен һәм алга таба барган эшкәртүләрнең җитештерүчәнлеген арттыру өчен киптерү, составындагы кисәкләрне бер төрле үлчәмле итеп ваклау, катыштыру һәм кисәкләргә укмаштыру (агломерация, катанкалау, брикетлау), металларны аерып алу һәм рафинирлау, металл порошокларыннан изделиеләр ясау керә.

Ысуллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шахталы, кайтарма яки электростатик мичләрдә, конвертерларда һ.б. алып барыла. Сорбция белән экстракцияне куллану эретмәләрдән һәм пульпадан металларны турыдан туры аерып алу мөмкинлеген бирә. Төсле металларны сулы эретмәләрдән (бакыр, никел, кобальт, цинк) һәм эретмәләрдән (әлүмин, магний) рафинирлау өчен электролитик тондыру ысулын, аеруча таза металларны һәм ярымүткәргечтәрне алу өчен — рафинирлауның кристаллофизик ысулларын (зонада эретү, эретмәләрдән монокристалларны сузып чыгару), металларга ярашлы үзенчәлекләр бирү өчен эшкәртүнең термик, термомеханик, химик термик һ.б. төрләрен кулланалар. Тимерчыбык ясау өчен сузу ысулы кулланыла. Прокат станнары ярдәмендә табаклар, тасмалар, торбалар, бөгелгән һәм периодик профильләр, биметаллар һ.б. төр эшләнмәләр чыгарыла.

Җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якында чимал булмау сәбәпле, Татарстанда махсус металлургия предприятиеләре юк. Күрше Башкортстанда металлургиянең барлыкка килүе тау эше һәм тау сәнәгате үсешенә бәйле. Башкортстанда кара металлургия предприятиеләренә Белорет металлургия комбинаты карый, төсле металлургиягә — Башкортстан бакыр-күкерт комбинаты, Бүребай тау баету комбинаты, Учалы тау-баету комбинаты, алтын табу сәнәгате предприятиеләре керә. Металл ватыкларын, калдыкларын җыю һәм эшкәртү “Башвтормет”, “Башвторцветмет” предприятиеләрендә оештырылган.

Металлурглар өч төп компонент белән эшли: чимал (руда яки окускацияләнгән сәнәгать продукты һәм агым һәм эретү материаллары рәвешендәге өстәмәләр) һәм калдыклар. Руда һәм әйләнә-тирә мохит агартырга мөмкинлек бирсә, тау эше мәҗбүри түгел.

Металларны җитештерү процесслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Металларны басым ярдәмендә иләү (рус. обработка металлов давленим)
  2. Десульфурация (лат. sulphur — күкерт) күкерттән аеру, чистарту;металдан бакыр чыгару физик-химия процесслары. Мәсәлән, эретелгән корычтан, чуеннан бакыр күкертле чыгару. Бакыр сульфидлар әверелә һәм көек булып чыгарыла.
  3. Металларны эрозион-химик җитештерү. Нигез инструментлар: Домна миче, Мартен миче, Конвертер елганы (Бессемер процессы, Томасс процессы), Прокат станы, Металлургия краны. Ванюков миче — руда концентратлардан күкертле, цинк, никел иренеп чыгару ысулы.Ромелт (Romelt) — бер стадиягә чуен эретү ысулы. 1979 елда Мәскәү корыч һәм бирелмәләр институтында эшләнде. Чуен өчен эффектлы инсультлар — кальций әчемәсе, кальций карбиды, сода.

Эллеке ССРБ территорриясендә зур металлургия комбинатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герасимов Я. И. Химическая термодинамика в цветной металлургии. Т. 1-7. / Я. И. Герасимов, А. Н. Крестовников, А. С. Шахов и др. — М.: Металлургиздат, 1960—1973. — 2108 с.
  • Металловеды / Составитель С. С. Черняк — Иркутск: Изд-во ИрГУ, 2000. — 532 с.
  • Павленко Н. И. История металлургии в России XVIII века. Заводы и заводовладельцы. М.: Издательство АН СССР, 1962. — 566 с.
  • Металлургия комбинаты — тулы металлург җитештерү циклы белән оешма (комбинаты)