Метр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Метр (билгеләнүе: м, m; грекча μέτρον — чама, үлчәүче) — Халыкара Үлчәүләр Системасында озынлык һәм ара үлчәү берәмлеге. Метр яктылыкның
вакуумда \frac{1}{299\,792\,458} секунд вакыт эчендә узган арага тигез.

Тарихы[үзгәртү]

1889 елдан алып 1960 елга кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны.

Метр беренче мәртәбә Франциядә XVIII гасырда кертелгән һәм аның башта ике көндәш билгеләмәсе булган:

Башта нигез итеп беренче билгеләмә кабул ителгән (Франция Милли Җыелышы, 1790 елның 8 мае). Әмма, ирекле төшү тизләнеше киңлеккә бәйле һәм, шул сәбәпле, маятник эталонының җитәрлек дәрәҗәдә кабатлап булмаганга күрә, Франция Фәннәр Академиясе 1791 елда Милли Җыелышка метрны меридиан озынлыгы аша билгеләргә тәкъдим иткән. 1791 елның 30 нчы мартында бу тәкъдим кабул ителгән булган. 1795 елның 7 апрелендә Милли Конвент Франциядә метрик системасын кабул итү турында закон кабул иткән һәм комиссарларга (алар рәтенә Ш. О. Кулон, Ж. Л. Лагранж, П.-С. Лаплас һәм башка галимнәр кергән) озынлык һәм масса берәмлекләрен тәҗрибә үткәреп билгеләве буенча эшне башкарырга кушкан. 1792 – 1797 елларда Инкыйлаб Конвенты әмере буенча Франция галимнәре Деламбр (1749—1822 еллар) һәм Мешен (1749—1822 еллар) бөтен Франция һәм Испаниянең өлеше буенча 115 өчпочмактан челтәр төзеп, 6 ел эчендә Дюнкерктан Барселонага кадәр 9°40' озынлыктагы Париж меридианының озынлыгын үлчәгәннәр. Шулай да, соңыннан котыпларда Җирнең кысылуының дөрес исәпләнмәгәнлектән эталонның 0,2 мм га кыска булганы билгеле булган; һәм шулай итеп, меридианның озынлыгы 40 000 км га якынча гына тигез.
Масса берәмлегенең (килограмм, аның билгеләмәсе 1 дм³ су массасына нигезләнгән булган) билгәләмәсе шулай ук метр билгеләмәсенә бәйле булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.
1799 елда платинадан метр эталоны ясалган булган, аның озынлыгы Париж меридианының кырык миллионнан бер өлешенә тигез булган.
Наполеон идарә итү дәверендә метрик система бөтен Европа буенча таралган. Фәкать Наполеон тарафыннан яуланмаган Бөекбританиядә, традицион озынлык үлчәүләре: дюйм, фут һәм ярд калган. 1875 елның 20 маенда 17 дәүләт (Русия, Франция, Бөекбритания, АКШ, Германия, Италия һәм башкалар) катнашкан Халыкара дипломатик конференциясендә кабул ителгән “Метрик конвенция” керткән метрик система озынлык берәмлеге буларак метрда һәм масса берәмлеге килограммда нигезләнгән булган.
1889 елда тагын да төгәлрәк халыкара метр эталоны ясалган булган. Бу эталон 90% платина һәм 10% иридийдан торган кушылмадан ясалган һәм аның аркылы киселеше «X» хәрефе формасында. Аның копияләре саклау өчен, метр стандарт үлчәү берәмлеге буларак кабул ителгән илләргә тапшырылган. Бу эталон һаман да Халыкара үлчәүләр бюросында саклана, гәрчә үзенең беренче максаты буенча кулланылмаса да.
1960нчы елдан бирле метр эталоны буларак кеше ясаган әйбердән баш тартырга карар ителгән, һәм шул вакыттан 1983 елга кадәр метр вакуумда 86Kr изотобы нур тараткан спектрының әфлисун төсендәге сызыкның 1 650 763,73 санына тапкырланган озынлыгына (6,056 Å) тигез.

Метрның хәзерге билгеләмәсе[үзгәртү]

Вакыт һәм яктылык тизлеге төшенчәләрендә хәзерге метр билгеләмәсе 1983 елда кертелгән:

  • Метр — ул вакуумда яктылык (1/299792458) секунд эчендә үткән юл озынлыгы.

Бу билгеләмәдән СИ системасында вакуумда яктылык тизлеге төгәл 299792458 м/с ка тигез икәнен әйтергә була. Шулай итеп, метрның билгеләмәсе, ике йөз ел элек кебек, янә секундка бәйле, әмма бу юлы универсаль дөнья константасы ярдәмендә.

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр[үзгәртү]

Унарлы мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала. Шулай ук системадан тыш үлчәү берәмлекләр бар: 1 мкм га тигез микрон һәм 0,1 нм га тигез ангстрем (Å), әмма аларны кулланырга киңәш ителми.

Мәртәбәле: Билгеләмәсе: Өлешле: Билгеләмәсе:
101 (дека) дам / dam 10−1 (деци) дм / dm
102 (гекто) гм / hm 10−2 санти cм / cm
103 кило км / km 10−3 милли мм / mm
106 мега Мм / Мm 10−6 микро мкм / μm
109 гига Гм / Gm 10−9 нано нм / nm
1012 тера Тм / Тm 10−12 пико пм / pm
1015 пета Пм / Pm 10−15 фемто фм / fm
1018 экса Эм / Em 10−18 атто aм / am
1021 зетта Зм / Zm 10−21 зепто зм / zm
1024 йотта Им / Ym 10−24 йокто им / ym

Искәрмә[үзгәртү]

Декаметр, гектометр, дециметр үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми.

Башка үлчәү берәмлекләре белән мөнәсәбәте[үзгәртү]

Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек: Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек: Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек: Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек:
1 метр ≈ 39,37 дюйм 1 дюйм = 0,0254 метр 1 метр = 1*1010 ангстрем 1 ангстрем = 1*10−10 метр
1 сантиметр ≈ 0,3937 дюйм 1 дюйм = 2,54 сантиметр 1 нанометр = 10 ангстрем 1 ангстрем = 100 пикометр
1 миллиметр ≈ 0,03937 дюйм 1 дюйм = 25,4 миллиметр

Искәрмәләр[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]