Механика
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Меха́ника (грек. μηχανική — машина ясау осталыгы) - җисемнәрнең механик хәрәкәтен өйрәнүче фән. Механика өч бүлеккә бүленә:
- Кинематика - җисемнәрнең хәрәкәтен аларның хәрәкәт итү сәбәпләреннән башка карый.
- Динамика— материаль җисемнәрнең көчләр тәэсир итүе астындагы хәрәкәтләрен һәм аларның үзара яки тирә-яктагы җисемнәр белән тәэсир итүен өйрәнә.
- Статика - жисемнәрнең көчләр тәэсирендә тикторыш халәтен өйрәнә.
Өйрәнү шартлары буенча механика 4кә бүленә:
- Квант механикасы(v<<c, x~h)
- Релятивистик механика(v~c, x>>h)
- Релятивистик квант механикасы(v~c, x~h)
Бу фән үз башлангычын берничә борынгы мәдәнияттән ала.
[үзгәртү] Механик системалар
Механика өйрәнүче җисемнәр механик системалар дип атала. Механик система билгеле k санындагы иреклек дәрәҗәсенә ия һәм гомумиләштерелгән q1, … qk координаталары белән тасвирлана. Механиканың бурычы булып механик системаларны өйрәнү һәм аларның вакыт буенча эволюциясен билгеләү тора.
Иң мөһим механик системалар булып түбәндәгеләр тора:
- материаль нокта
- гармоник осциллятор
- математик маятник
- абсолют каты җисем
- абсолют сыгылмалы җисем
- тоташ мохит?