Мидхәт Гайнуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мидхәт Гайнуллин latin yazuında])
Мидхәт Гайнуллин
Туган телдә исем Мидхәт Фазлый улы Гайнуллинны
Туган 13 ноябрь 1925(1925-11-13)
Башкортстанның Бүздәк районы Бәләкәй Өчтүбә авылы
Үлгән 15 март 2001(2001-03-15) (75 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, әдәбият белгече
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Мидхәт Фазлый улы ГайнуллинныБашкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре докторы, профессор, язучы, әдәбият белгече.

Ул Башкортстанның Бүздәк районы Бәләкәй Өчтүбә татар авылында туып үсә. 17 яшендә, үз теләге белән, Чиләбе авиамеханиклар училищесына укырга керә. Аннан соң фронт юлларын үтә. Җиңүне ул Алмания җирендә каршылый. 1946 елда гына ул сугыштан әйләнеп кайта. 1947 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аннан соң СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасына кабул ителә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Атаклы галимнең бар хезмәт юлы Башкорт дәүләт университеты белән бәйле. Биредә ул филологларга һәм журналистларга белем биреп кенә калмый, ә 30 ел буе ректор Шәйхулла Чанбарисовның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта фәнни һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

Г. Хөсәенов белән берлектә «Совет Башкортстаны язучылары» биобиблиографик белешмә авторы (Уфа, 1969)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]