Мидхәт Миншин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мидхәт Миншин latin yazuında])
Мидхәт Миншин
Туган 26 сентябрь 1936(1936-09-26)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы
Үлгән 25 декабрь 2009(2009-12-25) (73 яшь)
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист

Мидхәт МиншинТатарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм журналист. 1936 елның 26 сентябрендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1959 елда, укуын тәмамлап, Буада район газетасында хезмәт юлын башлый. Ә 1960 елның 16 февраленнән башлап Татарстан радиосында эшли. 1995 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Мидхәт Миншин бик күп шигырьләр, җырлар, «Васыять», «Башаклар җыры» дигән китаплар авторы. Ул Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш вакытында, «Өметләр һәм борчылулар» дигән публицистик чыгышлары белән халкыбызның олы ихтирамын казана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]