Мидхәт Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мидхәт Әхмәтов latin yazuında])
Мидхәт Әхмәтов

Тугач бирелгән исеме: Мидхәт Заһит улы Әхмәтов
Туу датасы: 12 гыйнвар 1948(1948-01-12)
Туу урыны: Илеш районы, Теләпән авылы
Үлем датасы: 21 июнь 2012(2012-06-21) (64 яшь)
Үлем урыны: Югары Яркәй
Эшчәнлек төре: шигърият
Юнәлеш: сатира
Иҗат итү теле: татар теле

Мидхәт Әхмәтов, Мидхәт Заһит улы Әхмәтов (12 гыйнвар 1948, Теләпән21 июнь 2012, Югары Яркәй) — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мидхәт Заһит улы Әхмәтов 1948 елны Илеш районының Теләпән авылында дөньяга килгән.

1966 елны Уфаның №1 мәктәбен тәмамлый. Һөнәре буенча электрик. Эретеп ябыштыручы булып эшли, мәктәптә хезмәт (технология) дәресләре укыта. 2009 елда Югары Яркәй авылына кайтып төпләнә.

Һәвәскәр радио элемтәсе белән шөгыльләнә. Интернет сөючеләренә «Башкорт халкына ода» авторы буларак билгеле.

2012 елда Бөре шәһәре һәм районы прокуратурасы «Татар, уян!» интернет-сәхифәсенең басма гәзитен ябу карарын чыгарган иде. Сәбәбе — ул гәзиттә көн күргән «Башкорт халкына ода» әсәренең экстремист эчтәлекле дип табылуы.[1] Аның авторы күп тапкыр сорау алуларны күтәрә алмый 21 июнь якты дөньядан китеп барды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]