Милли аң

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милли аң latin yazuında])
Милли аң

Милли аңкешеләр төркеменең уртак этник, лингвистик һәм/яки мәдәни тамырларына ия булганлыгы хисе, уртак милли кемлек тойгысы[1].

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихта, милли аңның үсеше — милләтнең барлыкка килүнең беренче адымы булып тора, шул этноска керүче шәхесләрдә милли кемлекләренең формалашуына нигез сала.

Милләтчелекнең барлыкка килүе өчен алдан милли аң, кешеләр төркеме яки милләт тарафыннан үзләренең милли бердәмлекнең танылуы таләп ителә.[2]

Төшенчәнең нигезләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европа, Төньяк һәм Көньяк Америкадагы милли кемлекләр үз дәүләтләрне булдырган ватандашларының шәхси суверенлылык (сәяси иреклелек) төшенчәсе белән бер заманда үсә башлый. Көнчыгыш Европада, бу тойгы еш этнос һәм мәдәнияткә бәйләнелә иде.[1]

Милли аңның уянуына китерү еш милли каһарманнарның эшчәнлеге белән бәйләнелә, милли символлар белән ассоциацияләнә, Советлар Берлеге, Чехословакия һәм Югославияның юкка чыгуларына китергән көчнең бер өлеше дип билгеләнә,[3].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Калып:Soc-stub