Милли идея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милли идея latin yazuında])

Милли идея ул — милли берәмлекнең киләчәктә үсү өчен объектив ихтыяҗын чагылдыручы идея, шушы тарихи этапта аның тарафыннан чишелмәгән проблемаларның берсе.

Шушындый идеяләр (хәл ителмәгән проблемалар) һәр социаль-этник берәмлек алдына да килеп баса. Ьәр тарихи этапта яңа идеяләр туарга өлгерә. Аларны хәл итү — «идеяләр бетте» дигән сүз түгел, тормышка ашырылган идеяләр урынына яңалары туа, аларны хәл итү яңа туган идеяләрне тормышка ашыру проблемасын китереп куя. Ьәм мәңге шулай. Милләт алдында туып тора торган проблемалар барысы да — милли идеяләр. Ьәм алар — катып калган формулалар түгел, бәлки тарихның конкрет этапларында туып, яңарыш кичерә торган мөһим һәм конкрет идеяләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.