Милли көрәш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милли көрәш latin yazuında])

Көрәш, милли көрәш (баш. Көрәш, чуаш. Кӗрешӳ, төр. Güreş, үзб. Kurash) — төрки халыкларның милли спорт төре. Татар-башкортларда, чуашларда Сабан туе, Җыен һәм Акатуй бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора.

Көрәш — иң борынгы спорт төрләреннән берсе. Ул бигрәк тә төрки дәүләтләрдә киң таралган. Үзбәкстан, Кыргызстан, Монголия милли көрәше татар көрәшенә охшаш. Ләкин аларда аяк чалырга рөхсәт ителә, ә татар көрәшендә — тыела. Татар көрәшендәгечә кул көчен кулланып, көндәшне әйләндереп аркасына салу исә аларда юк.

Көрәш Россиядә милли спорт төрләре исемлегенә кертелгән. Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләргә спорт мастеры исеме бирелә.

Татарча көрәш Дөнья чемпионаты. Казан, 2011[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан тарихында беренче тапкыр милли көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. «Ак Барс» көрәш сараена Корея, Иран, Таҗикстан, Беларус, Молдова, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән (барысы — 27 ил) 120 спортчы килде.

Көрәш биш авырлык категориясендә барды: 65, 75, 85, 100 һәм 100 кг-нан артык. 65 кг-га кадәрге категориядә Татарстан егете Руслан Нургалиев җиңде. Икенче урынны Кыргызстан спортчысы Мурзабәк Кочкоров алды, ә өченче урынга Таҗикстаннан Сухробчан Ериев лаек булды.

Тагын бер Татарстан егете — Казан спортчысы Лениз Абдуллин 85 кг кадәрге категориядә тагын бер алтын медаль алды, «көмеш» Молдова республикасыннан Юрий Малаяга эләкте, ә «бронза» Төркмәнстанга, Шохрад Мамедов белән бергә китте.

Россия җыелма командасы спортчысы Руслан Юсупов 75 кг-га кадәрге категориядә иң көчлеләрдән булды. Икенче һәм өченче урыннар Беларустан Ринат Гафиятуллин һәм Молдова егете Игорь Бешляга эләкте.

Башкортстанның Федоровка районы батыры Рәдиф Акчурин 100 кг авырлыкта дөнья чемпионы булды. Көмеш медаль Монголия спортчысы Адиябәт Надианга тапшырылды, ә «бронза» Беларус батыры Дмитрий Смольскийга эләкте. 100 кг-нан артык булган категориядә чемпион исеменә Ижаудан Таһир Хуҗигалиев лаек булды. Икенче урынны Таҗикстаннан Мурадҗан Туйгиев яулады, өченче урын Молдова спортчысы Сергей Радуканныкы булды.

Команда зачетында Россия җыелма командасы 250 очко җыйды, икенче урында — Беларус җыелма командасы (208 очко), өченче урында — Молдова җыелма командасы (177 очко).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]