Минзәлә педагогика көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә педагогика көллияте latin yazuında])
Минзәлә педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Минзәлә педагогия училищесы
Нигезләү елы 1932
Урын РСФСР байрагы Татарстан байрагы Минзәлә
Адрес 423700, ТР, Минзәлә шәһәре, М. Җәлил урамы, 18.
Сайт https://edu.tatar.ru/menzelinsk/page882427.htm
Көллият бинасы

Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.

Үзгәртүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла).
  • 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла.
  • 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы[2] белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә.
  • 2010 ТР министрлар кабинеты карары[3] белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Җәлилгә ядегәрлек тактаташ. 1985
  • Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән.
  • 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
  • 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла.

Укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.[4]

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы.
  • 2015 елдан — Вера Муринова, в. б.
  • 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов.

Көллияттә укыганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.

М. Җәлил музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көллият эчендә М. Җәлил бюсты

Экскурсияләр һәм дәресләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]