Минтимер Шәймиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минтимер Шәймиев latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Минтимер Шәймиев
Туган телдә исем Минтимер Шәрип улы Шәймиев
Туган 20 гыйнвар 1937(1937-01-20) (87 яшь)
Әнәк, Татарстан АССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), СССР
Яшәгән урын Маяковски урамы, 3[d], Казан[1]
Лейтенант Шмидт урамы[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Йортыбыз – Русия[d], Бөтен Русия[d] һәм Бердәм Русия
Җефет Сәкинә Шакир кызы Шәймиева (1939-2018)[3]
Балалар уллары Айрат (1962)
Радик (1964)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РФ Хезмәт Каһарманы (2017)
Изге апостол Андрей Первозванный ордены — 2022
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале«ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм бүтән.
Сайт http://shaimiev.tatar.ru/

 Минтимер Шәймиев Викиҗыентыкта

Минтимер Шәрип улы Шәймиев (20 гыйнвар 1937(1937-01-20)[4] (87 яшь), Әнәк, Татарстан АССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), СССР) — Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты (19912010), Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе (2010 елдан).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).

1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

Файл:Shaymiev.jpg

19942001 елларда Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.

2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (20002001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).

2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше.

Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте. 

2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.

2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.

Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.

Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы, ике улы — Радик һәм Айрат.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәктәге бюсты

[12]

Җәмәгать бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты;
  • Россия Федерациясе Журналистлар берлегенең «Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен» премиясе;
  • Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан булдырылган «Көмеш укчы» дигән беренче милли премия лауреаты;
  • 19971998 еллар сезоны йомгаклары буенча «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты; «Ел Президенты» номинациясендә «Руссия Милли Олимпы» премияләре (2001, 2004) лауреаты.
  • 2004 елда «Россия Милли Олимпы» бүләгенең «Батырлык һәм намус өчен» ордены иясе.
  • 2001 елның июнендә ЮНЕСКО-ның генераль директоры Коитиро Мацуура М. Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды.
  • 2004 елның февралендә Президент икенче дәрәҗә «Ахьдз-апша» ордены белән бүләкләнде.
  • 2005 елның мартында Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм «Россия — ЮНЕСКО»-ның истәлекле медале белән бүләкләнде.
  • 2005 елның июнендә I дәрәҗәле «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде.
  • 2005 елның июлендә — рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле «Изге» Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде.
  • Казакъстан Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005).
  • 2005 елда «Руссияне олылыйк» Минин һәм Пожарский ордены.
  • 2007 ел өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты.
  • 2008 елда Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены белән бүләкләнде.
  • Казан шәһәренең Мактаулы гражданы (2005),
  • Алтай Республикасының Мактаулы гражданы (2007).
  • 2024 ― Рус Православие Чиркәвенең «В память 100-летия восстановления Патриаршества в Русской Православной Церкви» юбилей медале[13].
  • 2024 ― Татарстан мөфтиятенең югары бүләге ― Шиһабетдин Мәрҗани ордены ― мөселман өммәте алдында зур хезмәтләре өчен[13].

Сәяси эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/kazan
  2. https://61.img.avito.st/640x480/9131666661.jpg
  3. https://www.azatliq.org/a/29603845.html
  4. Munzinger Personen
  5. РФ президенты Указы 14.01.2014
  6. Минтимер Шәймиевны орден белән бүләкләделәр, archived from the original on 2015-08-24, retrieved 2015-08-24 
  7. Татар-информ, 22.04.2017, archived from the original on 2017-04-23, retrieved 2017-04-22 
  8. Указ Президента РФ от 25.04.2017 о присвоении звания Героя Труда РФ(рус.)
  9. «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020(рус.)
  10. Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020
  11. Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021(рус.)
  12. Минтимер Шаймиев награждён орденом Святого апостола Андрея Первозванного. Президент России
  13. 13,0 13,1 Шаймиев награжден высшей наградой муфтията и юбилейной медалью РПЦ. ИА «Татар-информ», 20.01.2024

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Минтимер Шәймиев темасы буенча бит бар