Мин Шабай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мин Шабай latin yazuında])
Мин Шабай
Туган телдә исем Мин Гариф улы Шабаев
Туган 28 апрель 1913(1913-04-28)
Башкортстанның Кушнаренко районы Каратәкә авылы
Үлгән 5 сентябрь 1963(1963-09-05) (50 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы

Мин Шабаев, Мин Гариф улы Шабаев — татар совет прозасында үзенчәлекле лирик хикәяләре белән танылган данлыклы татар язучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мин Шабай 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагында ук әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: иген ура, тамак хакы өчен кулакка батраклыкка яллана, аннары, ниһаять, бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә. 1931 елда тәмам юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмерне чекистлар тотып алалар һәм Мәскәү өлкәсендәге Хезмәт колониясенә урнаштыралар. Шуннан аның өчен яңа тормыш башлана: колониядә ул хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, шунда матур әдәбият белән якыннан таныша. Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: еллар буе күңелендә җыелып килгән тәэсирләр нигезендә ул «Танып» (елга исеме) дигән озын хикәясен яза. 1934 елны әсәр матбугатта басылып та чыга.

Колониядән соң Мин Шабай Кызыл гаскәрдә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогика институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда авторның лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.

Советы заманында чыккан әдәбиятта аның турында «оялып» дигәндәй язалар: «1941—1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себернең төньяк өлкәләрендә яши».[1] Шабайның шул еллардагы чын тормышы турында танылган язучы, сталинизм дошманы Варлам Шаламов (1907-1982) язып калдырган. Аның белән ул 1946 елны Магаданда, ГУЛАГның фельдшерлык курсларында таныша. Шабайны ул контрреволюцион эшчәнлек өчен хөкем ителгән татар язучысы буларак сыйфатлый. Аның урысчаны яхшы белүен билгеләп уза. Срогын тутыргач һәм сөрген шартларына чыгарылгач, Шабайның сәүдә өлкәсенә кереп китүе турында яза.[2] Шабай ике кат хөкем ителә: 1942 һәм 1950 елларда.

Шабай Казанга 1955 елда кайта һәм дәртләнеп әдәби иҗат эшенә керешә. 19591964 еллар арасында язучының «Бездә ел буе яз» исемле очерклар китабы, «Тормыш баскычлары», «Тормыш чакыра» исемле хикәя җыентыклары һәм «Уяну» (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга.

Мин Шабайның хикәяләре, нигездә, авыл темасына багышланган. Аларда революциягә кадәрге, революция чоры, колхозлашу еллары һәм Ватан сугышыннан соңгы татар авылы тормышындагы социаль күренешләр һәм үзгәрешләр, шуларның гади хезмәт кешеләре күңелендәге чагылышлары тасвирлана.

Мин Шабай 1936 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.

Ул 1963 елның 5 сентябрендә, илле беренче яшендә, йөрәге туктаудан Казанда вафат булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]