Мин — риваять (фильм)
| I Am Legend Мин — риваять |
|
|---|---|
| Режиссер | Фрэнсис Лоуренс |
| Продюсер | Акива Голдсман Дэвид Хайман Джеймс Ласситер Нил Моритц |
| Сценарист | Марк Протосевич Акива Голдсман |
| Уйнаучы йолдызлар | Уилл Смит Салли Ричардсон Алисе Брага |
| Оператор | Эндрю Лесни |
| Композитор | Джеймс Ньютон Говард |
| Дистрибьютор | Warner Bros. Pictures, Village Roadshow Pictures, Weed Road Pictures, Overbrook Entertainment, 3 Arts Entertainment, Heyday Films, Original Film |
| Дөнья күрү | 2007 ел |
| Озынлык | 102 мин |
| Ил | АКШ |
| Тел | инглиз теле |
| Бюджет | 150 млн АКШ доллары |
| Җыем | 585 млн АКШ доллары |
| All Movie Guide profile | |
| IMDb profile | |
Мин — риваять (инг. I Am Legend) — шул ук исемдәге Ричард Мэтисонның әсәре буенча 2007 елда төшерелгән Америка нәфис фильмы. Режисеры Фрэнсис Лоуренс.
Теглайны: Җирдәге актык кеше ялгыз түгел.
Эчтәлек |
Сюжет[үзгәртү]
Яман шешкә каршы дару табыла. Тик 3 елдан соң Нью-Йорк каласы бушап каоа, урамнардан кыргый хайваннар йөри. Әлеге дару кеше котроле астыннан чыккан вирус булып чыга.
Роберт Невилл - элеккеге полицейский, хәзер инде, күренгәнчә, үзе генә бушап калган калада яши. Радио ярдәмендә дә якында башка исән калганнарны таба алмый. Ул эте Сэм (Саманта) белән ультрашәмәхә нурланыштан, ягъни көн яктысыннан, үлүче, шуңа да бары төннә генә тормыш итүче авыру кешебулмаганнар арасында яши. Ул юләрләнмәс өчен маникен белән сөйләшә, спорт белән шөгылләнә һәм вируска каршы дару эзли.
Ул күселәрдә төрле сыворткалар тикшерә, һәм бер уңай нәтиҗә биргәнен кешебулмаганнарда да тикшерә, тик уңышсызлыкка ирешә, кешетүгел үлә башлый, Нэвилл аңа үз канын кертә һәм кешетүгел сулап куя. Бу кешебулмаганны тотуны икенчесе карап тора һәм икенче көнгә шундый ук капкан ясап Невиллны капкынга эләктерә. Бу капкыннан качканда аның эте Сэм этбулмаганнар тарафыннан яралана һәм алар сыманга әйләнгәч, Невилл аны үтерергә мәҗбүр була. Бу вакыйгадан соң Нэвилл үз-үзен кешебулмаганнар тарафыннан үтерергә карар кыла. Ләкин аны, радио тавышы буенча эзләп тапкан, ике кеше коткара. Алар иртә таңнан Невилл өенә юнәләләр.
Иртән Роберт Невилл үзен коткаручының исеме Анна икәнен белә. Анна, бер малай белән (Итан исемле), Вермонттагы исән калганнар колониясенә юл тота булып чыга. Тик Невилл мондый колония булуына ошанмый. Кичен алар өенә кешебулмаганар һөҗүм итә. Анна аны иртә таңда апкайтканда, кешетүгелләр аларны күзәткән булып чыга.
Лабораториягә качканда Невилл тикшеренү астындагы кешетүгелнең кешесыманга әйләнгәнен күрә. Шунда ул вируска каршы чараның үз канында булуын аңлый. Тик кешетүгелләр лабораторияга тешәләр һәм Невилл Анна белән малайны, аларга үз канын пробиркага салып, таш торбага кертеп качыра. Ә үзе граната ярдәмендә, лаборатория ишекләрен ватып кереп килүче, тегеләрдән котылырга була.
Фильмның ике төрле ахыры бар, фильм ахыры беренчесе буенча тешерелгән.:
- Невилл Анна белән малайны, аларга үз канын пробиркага салып, таш торбага кертеп качыра. Ә үзе граната ярдәмендә, лаборатория ишекләрен ватып кереп килүче, тегеләрдән котылырга була. Анна белән Итан икенче көнгә уңышлы гына колониягә барып җитәләр[1].
- Доктор Невилл кешетүгелләрнең ул тоткан кыз-кешетүгеллне эзләүләрен аңлый һәм аны тегеләргә тапшыра, күренгәнчә, ул кыз-кешетүгел тегеләрнең җитәкчеләренең баш-самкасы була. Кешетүгелләр кешеләргә тими һәм алар үле каладан юл тоталар[2].
Рольләрдә[үзгәртү]
- Уилл Смит — доктор Роберт Невилл
- Алисе Брага — Анна
- Чарли Тахан — Итан
- Салли Ричардсон — Зои Невилл
- Уиллоу Смит — Марли Невилл
- Дэш Михок — баш-кешетүгел
- Джоанна Нумата — баш-самка
- Парадокс Поллак — кешетүгел
Бүләкләр[үзгәртү]
- 2008 — иң яхшы актерга (Уилл Смит) «Сатурн» премиясе,
- 2008 — иң яхшы ир-ат роленә (Уилл Смит) MTV Movie Awards,
- 2008 — ике Teen Choice Awards премиясе: иң яхшы хоррор / триллер, хоррор / триллердагы иң яхшы актер (Уилл Смит).
Искәрмәләр[үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү]
- Фильмның рәсми сайты
- Төркеменең рәсми сайты
- «Мин — риваять»(ингл.) allmovie сәхифәсендә
- «Мин — риваять»(ингл.) Box Office Mojo сәхифәсендә
- Мин — риваять(ингл.) Internet Movie Database сәхифәсендә
- Мин — риваять(ингл.) Rotten Tomatoes сәхифәсендә
Әдәбият[үзгәртү]