Мирсәет Яруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирсәет Яруллин latin yazuında])
Мирсәет Яруллин
Туган 12 июль 1938(1938-07-12)
Мамадыш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 6 апрель 2009(2009-04-06) (70 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Кече Кызыл урам, 14[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, музыка педагогы, педагог
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Мирсәет Заһидулла улы Яруллинтатар композиторы, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирсәет Заһидулла улы Яруллин 1938 елның 12 июлендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Сон авылында. танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә туа. М. Яруллинның абыйсы - танылган татар композиторы Фәрит Яруллин.

1963 елда Казан дәүләт консерваториясен (А.С. Леман композициясе классын) тәмамлый.

1967 елда - Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.

1967-2009 елларда музыка һәм композиция теориясе кафедраларында эшли. Полифония, аранжировканы алып бара.

1977-1989 елларда Татарстан Композиторлар берлеген җитәкли[3].

1989 елдан ул Идел буе һәм Урал республикалары Композиторлар берлекләренең төбәк берләшмәсе рәисе итеп сайлана.

1999-2009 елларда Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы.

2009 елның 6 апрель көнне төштән соң вафат булды.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче остазы һәм укытучысы Мирсәид Яруллинның әтисе, танылган музыкант Заһидулла Яруллин була.

Казан консерваториясендә укыган елларда ук композитор стиле буенча яңа «Оркестр белән скрипка өчен концерт» (1962 ел) иҗат итә. М. Яруллин танылган татар шагыйре һәм драматург Ренат Харис сүзләренә язылган беренче татар «Кеше» ораториясе авторы.

М. Яруллин шулай ук композитор-җырчы буларак та билгеле.

1995 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар музыка сәнгате факультеты деканы була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Каракалпак АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985)
  • Татарстан Республикасының Халык артисты
  • Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мамадышта урамга исеме бирелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]