Михаил Коринфский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Коринфский latin yazuında])
Михаил Коринфский
Туган телдә исем Михаил Петрович Варенцов
Туган 1788(1788)
Арзамас, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 22 июнь 1851(1851-06-22)
Казан
Милләт мордва
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре мигъмарчы, профессор
Бүләк һәм премияләре Россия империясенең
III дәрәҗә Изге Станислав ордены
III дәрәҗә Изге Станислав ордены

 Михаил Коринфский Викиҗыентыкта

Михаил Коринфский [1] (тәхәллүс, чын исеме Михаил Пётр улы Варенцов, мордвача Михаил Петрович Варенцов) – мигъмарчы, академик, профессор, Казан университетының мигъмарчысы (1832).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1788 елда Түбән Новгород губернасы Арзамас шәһәрендә туа. 1851 елда вафат. Әтисе иконостас ясаучы була.

Арзамаста А.В. Ступинның сәнгать мәктәбендә укый, мигъмарчылык нигезләрен өйрәнә.

1810 елдан Санкт-Петербургда. Мещан катламыннан булуы сәбәпле Сәнгать академиясенә кабул ителми. Россия сәнгать академиясенең вице - президенты А.С. Строганов «гади халыктан чыккан талант»ны үз химаясенә ала. Сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы итә, Петергофны, Павловскины коручы академик Воронихин янына десятник итеп урнаштыра. Михаил Варенцов Санкт-Петербургның Казан соборын төзүдә катнашып, I дәрәҗә көмеш медаль ала – бу академияне тәмамлауга тиң була. Воронихин соравы буенча Россия императоры Павел I Варенцовка дворян титулы бирә.

Арзамаста[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Химаячесе Строганов вафатыннан соң (1811) кире туган шәһәре Арзамаска кайта.

1814 елда мигъмарчылык мәктәбе ачып, шунда укыта башлый. Арзамаста уку биналары, торак йортлар кора.

Россиянең 1812 елда Ватан сугышында җиңүенә багышлап, Якшәмбе соборы төзи.

Түбән Новгород һәм Сембер губерналарында күп санлы биналарны, чиркәүләрне проектлый.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1816 елда Казан университеты мигъмарчысы вазыйфасын алу өчен беренче омтылышы уңышсыз тәмамлана. Моңа Варенцов тәкъдим иткән Түбән Новгород дворяннар җыелышы бинасының проектын, чиркәүгә охшатып ясалган дип, Сәнгать академиясенең кире кагуы сәбәп була.

1832 елда Казан император университетының төп бинасын проектлаган Петр Пятницкий Казан шәһәренең мигъмарчысы вазыйфасына күчкәндә, үз урынына Михаил Варенцовны тәкъдим итә. Варенцов Казан университеты ректоры Н.И. Лобачевскийбелән тыгыз элемтәдә эшли. Ул үз алдына Казан университеты биналарын бербөтен ансамбль итү максатын куя.

1834 - 1838 елларда Коринфский анатомия театрын, китапханәне, химия лабораториясен, обсерваторияне, хуҗалык корылмаларын төзи. 1848 елда Гавриил Державинга куелган һәйкәл белән университетның мәйданы корылышын төгәлли. Нәтиҗәдә, шәһәр утары ысулында корылган эре иҗтимагый үзәк барлыкка китерелә.

Университет бинасыннан соң, Коринфский уку биналарын коруны дәвам итә: Родионов кызлар укуханәсенең проектын ясый, I ирләр гимназиясен яңадан төзи.

Казанда чиркәүләр төзелешендә катнаша: Раифа ирләр монастыренда Грузия Изге Анасы иконасы соборы (1842). Казан Кремлендә мигъмарчы Тон проекты буенча корылган Казан генерал – губернаторы сараеның (хәзер Татарстан президенты урнашкан бина) интерьерын (1848) эшли.

Коринфский үз эшләрендә «рус классицизмы» ысулына тугъры була, әмма «яңа рус эклектикасы», «ампир» ысулын да кулланып карый (мәсәлән, Отарка авылындагы Покрау чиркәве (1856)

Бу елларда Казан император университетында профессор буларак укыта.

Раифа ирләр монастыре. Грузия Изге Ана иконасы соборы (1842).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәселдән күчә торган дворян заты исеме ала.

Зур җир биләмәсе белән бүләкләнә.

Россия империясенең III дәрәҗә Изге Станислав ордены.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Коринфский – мордва мәдәниятенең беренче һәнәри мигъмарчысы.

Автобиографиясен язып калдыра. Казанның Арча зиратында вафатыннан соң куеласы тактаташны да үзе ясый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Памятники истории и культуры Горьковской области. — Горький: Волго-Вятское кн. изд-во, 1987.

2. Филатов Н. Ф. Нижний Новгород. Архитектура XIV — начала XX века. — Н.Новгород: РИЦ «Нижегородские новости», 1994.

3. Ульяновская -Симбирская энциклопедия, Том 1. Ульяновск: Издательство "Симбирская книга", 2000. ISBN 5-8426-0224-5

4. Егерев В., Архитектор М. П. Коринфский, Казань, 1961.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. борынгы грек шәһәре Коринф исеменнән