Михаил Прохоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Михаил Прохоров

Тулы исеме Михаил Дмитрий улы Прохоров
Туу датасы 3 май 1965(1965-05-03) (48 яшь)
Туу җире Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Сайт mdprokhorov.ru

Михаил Дмитрий улы Прохоров (рус. Михаил Дмитриевич Прохоров) — Русия эшкуары, миллиардер, Русия президентына намзәт[1]. ОНЭКСИМ төркеме инвестицион фонды җитәкчесе. 2011 елның июнь-сентябрендә — «Правое дело» фиркасе рәисе[2].

Мәскәүдә туа. 1972-1982 елларда инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 21 номерлы урта мәктәптә белем ала. 1983 елда Мәскәү финанс институтына керә, ләкин үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. Аннан кайткач, белем алуны дәвам итә, институтны 1989 елда тәмамлый.

1993 елда «ОНЭКСИМ Банк»ны җитәкли башлый. 2007 елда хосусый «Группа ОНЭКСИМ» фондын оештыра. 2011 елдан сәясәттә катнаша башлый[3]. «Правое дело» фиркасен җитәкли башлый, тик фирка сафларыннан үз теләге белән чыга[2].

2012 елгы Русия президенты сайлауларында катнаша[4].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]