Михаил Тухачевский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Тухачевский latin yazuında])
Михаил Тухачевский
Туган телдә исем Михаил Николай улы Тухачевский
Туган 16 февраль 1892(1892-02-16)
Россия империясе, Смоленск губернасы
Үлгән 12 июнь 1937(1937-06-12) (45 яшь)
Мәскәү
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[1]
 СССР
Әлма-матер Александр хәрби укуханәсе[d]
Һөнәре гаскәри, хәрби җитәкче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы һәм совет-поляк сугышы[d]
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d] һәм пудпуручик[d]

 Михаил Тухачевский Викиҗыентыкта

Ватандашлар сугышы вакытында
Совет беренче биш маршалы: Тухачевский, Ворошилов, Егоров (утыралар), Будённый һәм Блюхер

Михаил Николай улы Тухачевский (1893-1937) — ССРБ хәрби эшлеклесе, Ватандашлар сугышының чорындагы РККА (Кызыл Гаскәр) хәрби башлыгы, хәрби теоретик, Советлар Берлеге Маршалы (1935). "Хәрбиләр эше" буенча 1937 репрессияләнгән, һәм атып үтерелгән, 1957 елда акланган.

Нәсел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тухачевский нәселе Толстой нәселе кебек борынгы татар морзалары ыругыннан чыккан, аның бабасы — Идрис морза булган, 14 гасырда низаглашу чорында Литвага качканнан соң Индрис дип йөртелә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елда Смоленск ярлы дворян гаиләсендә дөньягә килә, әнисе — крестьян хатыны.

1912 елдан Россия император гаскәрендә.

1914 Александровск хәрби училещесын тәмамлый, Семенов полкына керә.

Беренче Бөтендөнья сугышында Көнбатыш фронтында австриялеләр һәм алманнарга каршы сугыша.

Батырлыгы өчен ярым елда 5 орденга лаек була.

Әсирлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елда Ломжа янындагы бәрелештә аның ротасы камап алына, Тухачевский әсирлеккә эләгә.

Әсирлектән 5 тапкыр качарга уңышсыз итеп тырыша, шуның өчен Ингольштадт качаклар төрмәсенә эләгә, анда Шарль де Голль белән таныша.

1917 елда төрмәдән 5 нче качу уңыш булып чыга, октябрьдә Россиягә кайта.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның мартында ирекле рәвештә Кызыл Гаскәргә керә. Көнчыгыш фронты сәргаскәре итеп билгеләнә.

Авустта Каппель җитәкләгән Ак гаскәргә Сембер янында җиңелә. Ләкин сентябрьдә Сембер шәһәрен ала. Шушы сугышта үз гаскәр башлыгы сәләтен күрсәтә.

1919 елда Төркистан гаскәре бергә Богырыслан операциясендә Войцеховский гаскәрен тар-мар итә.

1919-1921 елда Совет-Польша сугышында катнаша, башта уңыш итеп һөҗүм итә, ләкин тәвәкәлләп карар итеп җиңелә. Варшава янындагы җиңелү Тухачевский язмышына 1937 елда да йогынты ясаган.

1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыра.

1921 елда Тамбов баш күтәрүен бастыра, һава көчләре, туплар, химик корал да куллана.

Реформалар һәм үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елда Хәрби академиясе башлыгы, соңрак РККА штабы башлыгы булып, Кызыл Гаскәрдә реформалар башлый. Ворошилов белән низаг сәбәпле 1928 елда Ленинград хәрби округы сәргаскәре итеп билгеләнә.

1935 елда 5 беренче маршал арасында (Блюхер, Буденный, Ворошилов, Егоров).

Зур реформаларга этәргеч бирә: танк гаскәрен булдыру, артиллерия, һава көчләрен үстерү.

Шушы зур үзгәрешләр "карт" хәрби башлыклары — Ворошилов, Буденный, Егоров, шулай ук Шапошников, Дыбенко, Белов арасында Тухачевскийгә карата нәфрәт хисләрен тудырган.

Шулай ук башка хәрби башлыкларда (Тухачевкий, Уборевич, Якир) Ворошилов эшчәнлегенә кискен тискәре мөнәсәбәте булган.

Бу низагта компромат, пычрату ысуллары кулланылган, нәтиҗәдә бу көрәштә Тухачевский төркеме җиңелә.

Сталин Ворошилов төркемен яклый һәм Тухачевский һәм аның тарафдарлары кулга алына. Газаплар астында Тухачевский "түнтәрелеш әзерләү"дә үз гаебен таный. Шул ук көнне 11 июньдә Мәхкәмә идән астында атып үтерелгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ларин М.Ю., Хватов А.В. Неизвестные войны России. — М.: ООО «Дом Славянской книги», 2012. — 480 с.
  • Грызун В. Как Виктор Суворов сочинял историю. — М.: Olma Media Group, 2003. — 606 с. — ISBN 5224043735.
  • Иванов В. М. Маршал М. Н. Тухачевский. — 2. — М.: Воениздат, 1990. — 320 с. — (Советские полководцы и военачальники). — ISBN 5-203-00571-0.
  • Кантор Ю. З. Война и мир Михаила Тухачевского. — М.: Издательский дом «Огонёк»; «Время», 2005. — 576 с. — (Серия «Диалог»). — 3000 экз. — ISBN 5-89947-007-0.
  • Лазарев С. Е. «В Красной армии не изжит крестьянский уклон». Реакция военных на коллективизацию // История в подробностях. «Коллективизация». Москва, 2011. № 10 (16). С. 78-85.
  • Лазарев С. Е. Социокультурный состав советской военной элиты 1931—1938 гг. и её оценки в прессе русского зарубежья. — Воронеж: Воронежский ЦНТИ — филиал ФГБУ «РЭА» Минэнерго России, 2012. — 312 с. — 100 экз. — ISBN 978-5-4218-0102-3.
  • Лазарев С. Е. «Заговор маршалов» был выдуман в Париже? (Точки зрения. Суждения. Версии) // Военно-исторический журнал. 2013. № 5. С. 51-54.
  • Минаков С. Т. Сталин и его маршал. — М.: Яуза, Эксмо, 2004. — 640 с. — (Русские тайны). — 5000 экз. — ISBN 5-699-05916-4.
  • Помогайбо, А. А. Вырванный меч империи 1925-1940 гг. — М.: Вече, 2006. — 574 с. — ISBN 5953313365.
  • Соколов Б. В. Михаил Тухачевский: жизнь и смерть «Красного маршала». — Смоленск: Русич, 1999. — 512 с. («Мир в войнах»).
  • Соколов Б. В. Тухачевский. Серия: Жизнь замечательных людей (ЖЗЛ). Выпуск № 1304 (1104). М. Молодая гвардия 2008 г. 448 с.
  • Якупов Н. М. Трагедия полководцев. — М.: Мысль, 1992. — С. 98—132. — 349 с. — 20 000 экз. — ISBN 5-244-00525-1.
  1. https://marknesop.wordpress.com/2010/10/03/stalin-in-the-eye-of-the-russian-beholder/
  2. http://maxpark.com/community/129/content/1825805