Мияс (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мияс
Chelyabinsk Circus.jpg
Тасвир
Озынлыгы 658 км
Бассейн мәйданы 21 800 км²
Бассейны Төньяк Боз океаны
Елгалар бассейны ИсәтТубылИртышОб
Су чыгымы күләме 15,4 м³/с (тамагыннан 24 км)
Елга башы Нурәле сырты (Көньяк Урал)
Елга тамагы Исәт елгасы
Урнашкан урыны
Ил Русия
Регион Башкортстан, Чиләбе өлкәсе, Курган өлкәсе
Викиҗыентыкта: Мияс

Мияс (баш. Мейәс, рус. Миасс) — Русиянең Азия өлешендә елга, Исәтнең иң эре уң кушылдыгы. Башкортстан, Чиләбе һәм Курган өлкәләре аша ага.

Характеристика[үзгәртү]

Елганың озынлыгы 658 км, бассейн мәйданы — 21 800 км². Күбесенчә карлар белән туклана. Октябрь ахырында — ноябрь башында туңа, апрельдә ачыла.[1] Урал тауларында башланып китә, анна соң Урал арты һәм Көнбатыш Себер тигезлекләре аша ага.

Елгада берничә зур булмаган сусаклагыч бар (иң эресе — Аргазы сусаклагычы).

Су реестры мәгълүматлары[үзгәртү]

Русия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Иртыш су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Мияс елгасы (башыннан Аргазы сусаклагычына кадәр). Кече елга бассейныТубыл елгасының Русиядә урнашкан өлеше, елга бассейны — Иртыш бассейны.[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Русия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 14010500812111200003411
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111200341
  • Бассейн коды — 14.01.05.008
  • ГӨ буенча томы — 11
  • ГӨ буенча чыгарылыш — 2

Торак пунктлар[үзгәртү]

Чиләбе өлкәсе[үзгәртү]

Курган өлкәсе[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Мияс елгасы Чиләбедә
Мияс елгасы Чиләбедә

Искәрмәләр[үзгәртү]