Миңнегали Гобәйдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңнегали Гобәйдуллин latin yazuında])
Миңнегали Гобәйдуллин
Туу датасы 28 октябрь 1923(1923-10-28)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, БАССР, Миякә районы, Өршәкбаш-Карамалы
Үлем датасы 8 март 1944(1944-03-08) (20 яшь)
Үлем урыны ССРБ, Украина ССР, Херсон өлкәсе, Нововоронцово районы, Дудчаны
Иялек 309 укчылар полкы, 109 гвардия укчылар дивизиясе, 28 армия, 3нче Украин фронты
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Лейтенант
Лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
[[commons:Category: Minnigali Gubaydullin Викиҗыентыкта|Миңнегали Гобәйдуллин]] Викиҗыентыкта

Миңнегали Гобәйдуллин гвардия лейтенанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1944).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллин Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы исемле татар авылында туып үсә. Милләте татар[1] . Туган авылында җидееллык мәктәптә белем ала. 1938 елның 2нче мартында комсомол сафларына кабул ителә. Баку шәһәрендә 1940-41 елларда нефть техникумында укый. Нефть чыгару өлкәсендә эшләргә дә өлгерә.

1941 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына чакырыла һәм тизләтелгән хәрби курсларга җибәрелә. Аны тәмамлагач, 1942 елның июнендә фронтка алына. 1943 елның июненнән пулеметчылар взводы командиры. Шул ук елның октябрь аенда коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. 1944 елның 8 мартында Украинаның Херсон өлкәсендәге Нововоронцова районының Дудчаны авылы янында барган сугышларда, үзенең взводы белән төп гаскәрләргә юл азат иткәндә дошман амбразурасын үз гәүдәсе белән каплап батырларча һәлак була.

Батырның туган авылында, район үзәге Кыргыз-Миякәдә һәйкәлләр урнаштырылган. Уфада, М.Гобәйдуллин һәм А. Матросов истәлегенә куелган мемориалда Мәңгелек ут янып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=1467