Мукагали Макатаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мукагали Макатаев latin yazuında])
Мокагали Макатаев

Тугач бирелгән исеме: Мөхәмметкали Макатаев
Туу датасы: 9 февраль 1931(1931-02-09)
Туу урыны: Казакъстан АССР Алматы өлкәсе Карасаз авылы
Үлем датасы: 27 март 1976(1976-03-27) (45 яшь)
Үлем урыны: Алматы
Милләт: казакъ
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1948-1976
Юнәлеш: шигърият, проза, тәнкыйть
Жанр: шигырь, пьеса, реквием
Иҗат итү теле: казакъ теле
Дебют: «Қырман басында» (1948)
Премияләр: Казакъстан Дәүләт премиясе (1999)

Мокагали Макатаев (каз. Мұқағали Мақатаев) — казакъ-совет шагыйре, язучы һәм тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мокагали Макатаев 1931 елның 9 февралендә РСФСР Казакъ АССР-ның (1936 елдан Казакъстан ССР) Алматы өлкәсе Нарынкол районы (хәзерге Раембәк районы) Карасаз авылында дөнья күргән. 19521969 елларда Казакъ Радиосында диктор булып, «Советтік шекара» (Совет чиге), «Социалистік Қазақстан» (Социалистик Казакъстан), «Мәдениет және тұрмыс» (Мәдәният һәм тормыш) гәзитләрендә һәм «Жұлдыз» (Йолдыз) журналында эшләде. 1970 елдан Казакъстан ССР Язучылар берләшмәсенең әгъзасы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мукагали Макатаев әсәрләре 1948 елдан республика газеталарында басыла башлады. «Апассионата» (1962) поэмасын язганнан соң, киң халыкка мәгълүм булды. Уильям Шекспирның сонетларын, Уолт Уитменнең шигырьләрен, Дантеның «Илаһи кәмитен» казакъ теленә тәрҗемә итте.

Макатаев 1976 елның 27 март көнне Алматы шәһәрендә вафат булды. 1999 елда аңа, вафатыннан соң, Казакъстан хөкүмәте Казакъстан Җөмһүриятенең Дәүләт бүләген тапшырды[1].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган авылында йорт-музее булдырылган.
  • Алма-Ата шәһәрендә урамга, мәктәпкә исеме бирелгән.
  • 2002 Алматы шәһәрендә һәйкәл куелган (скульптор — Н. Далбай)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 Казакъстан Җөмһүриятенең Дәүләт бүләге (вафатыннан соң)
  • «Гасыр шагыйре» исеме[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Макатаев Мукагали // «Казахстан». Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — ISBN 9965-9389-9-7.
  2. «Казакъстан» милли белешмәлеге, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2015-11-09