Муса Акъегетзадә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Муса Акъегетзадә

Тулы исеме Муса Мөхәммәтҗан улы Акҗегетов
Һөнәре язучы
Туу датасы 3 декабрь 1864(1864-12-03)
Туу җире Чембар, Пенза губернасы, Русия империясе
Милләте татар
Үлем датасы 24 сентябрь 1923(1923-09-24) (58 яшь)
Үлем җире Истанбул, Төркия

Муса Акъегет, Муса Акъегетзадә, — татар язучысы, мөгаллим.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Муса Мөхәммәтҗан улы Акҗегетов 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасының Чембар (хәзерге Белинский) шәһәрендә урта дәрәҗәле чиновник гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы, Алтынбай Акъегет Чембар өязе Мачали авылы крестьяны була. 18071812 еллардагы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул прапорщик һәм дворянлык дәрәҗәсе ирешә.

Муса уку яшенә җиткәч, аны атасының туган авылы Мачалига җибәргәннәр. Соңыннан Чембарга кайтарылып, 4 сыйныфлы урыс мәктәбенә бирәләр. 1878 елның 14 августында Муса, Пензага килеп, аның беренче гимназиясенә укырга керә. Ул анда француз телен дә үзләштерә. 1884нче елда гимназияне бары «яхшы» билгеләренә тәмамлый һәм югары мәктәпкә керү теләге белән Мәскәү университетына үтенеч бирә, ләкин, татар булганга күрә, кабул ителми.

1886 елда Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте Казанда университет типографиясендә басылып чыга. 1887 елда Муса Акъегет Кырымга Бакчасарай шәһәренә барып, «Тәрҗеман» газеты редакциясендә эшли башлый һәм, анда бер елдан артык торып, Төркиягә китә. Шунда – Истанбул шәһәрендә югары мәктәпкә керә. ул Төркиядә Мөлкия (дәүләт учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр хәзерләүче) мәктәбен бетерә.

1908 елларда аның «Мәтин» исемле газет чыгаруы, ә соңрак 1914 елдан башлап, Казаннан сатып алынган китапларны тәртипкә салу буенча Истанбул китапханәсендә эшләве турында мәгълүмат бар. Шулай ук икътисад буенча фәнни эшләр яза. Соңгы көннәренә кадәр ул китапханәдә эшли һәм 1923 елның 24 сентябрендә вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.