Муса Җәлил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Муса Җәлил
Муса Җәлил
Муса Җәлил
Тулы исеме Муса Мостафа улы Җәлил
Һөнәре шагыйрь
Туу датасы 2 февраль 1906(1906-02-02)
Туу җире Ырынбур өлкәсе
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944(1944-08-25) (38 яшь)
Үлем җире Берлин, Алмания
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Совет берлеге каһарманы

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы, Совет берлеге каһарманы.

Биография[үзгәртү]

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Библиография[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]