Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар академия дәүләт опера һәм балет театры latin yazuında])

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры (рус. Татарский академический государственный театр оперы и балета имени Мусы Джалиля) — Казанның иң зур театрларының берсе. Ирек мәйданы каршында урнашкан.

Опера бинасы 1939-1956 елларда төзелгән. Архитекторлары: Н. Скворцов Һәм И. Гайнетдинов. Фойе бизәлеше (дивар һәм түшәм паннолары) — Ч. Әхмәров.

Татар дәүләт опера театры труппасының беренче сезоны 1939 елның 17 июнендә Татар дәүләт театры бинасында Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язган «Качкын» операсы белән ачыла.
1956 елда яңа бина Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы (Муса Җәлил либреттосы) белән ачыла. Шул елда театрга Муса Җәлил исеме бирелә.

Бинаның ян-якларында ике шагыйрь сыны тора. Пушкин урамына карап торганы — А.С. Пушкин, Театральная урамына карап торган — Габдулла Тукай сыны.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]