Мэн култыгы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
- Бу терминның башка мәгънәләре дә бар: Мэн битен карагыз.
Мэн (инг. Gulf of Maine) — Төньяк Американың төньяк-көнчыгыш ярында урнашкан култык. Кейп-Код һәм Яңа Шотландия ярымутраулары арасында ята.
Мэнның төньяк-көнчыгышында Фанди култыгы урын били. Көньяк-көнбатышта исә тагын бер зур култык — Массачусетс урнаша.
Мэн култыгының иң зур тирәнлеге — 329 м[1].
Култыкта урнашкан иң зур портлар — Бостон, Портленд, Сент-Джон. Беренче торак пункт (Saint Croix Island) монда француз колонизациясе вакытында — 1604 елда нигезләнә[2].
Култыкка аккан иң зур елгалар — Аннаполис, Кеннебанк, Кеннебек, Сако, Сен-Круа, Мэрримек, Пенобскот, Сент-Джон.
Мэн култыгында урнашкан Мачиас-Сил һәм Норт-Рок утраулары АКШ һәм Канада арасында территориаль бәхәс сәбәбе булып тора.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Зур Совет Энциклопедиясе (рус.)
- ↑ Инглиз Википедиясе (ингл.)
Сылтамалар [үзгәртү]
- Gulf of Maine Research Institute (ингл.)
