Мәдәният
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
Мәдәният (яки Культура) - (лат. cultura, "үстерү")[1] күпмәгънәле термин[2]:
- аеруча гыйлем эстәү һәм тәрбия юлы белән урын алган интеллектуаль һәм әхләки сыйфатларның үсү акты
- интеллектуаль һәм эстетик өйрәнү юлы белән үcтерелгән тәм мөкәммәллеге һәм мәгърифәт сыйфатлары
- техник тәҗрибә һәм һөнәрләрдән аермалы буларак сынлы сәнгать, мәдәни һәм гыйльми фәннәр белән кызыксыну һәм зәвык иясе булу
- өйрәнү һәм гыйлемне киләчәк буыннарга тапшыра алу сыйфатына бәйле кеше белеме, ышанычлары һәм кыланышлары берлеге
- раса, дин яки җәмгыяви үзәнчәлекләре нигезендә барлыкка килгән бер төркемнең гадәти ышанычлар, җәмгыяви формалар, һәм материаль үзлекләре; шулай ук: билгеле заман периоды эчендә һәм/яки аерым бер урында яшәүче кешеләрнең көндәлек тормыш үзенчәлекләре
- оешманы билгеләүче уртак карашлар, кыйммәтләр, максатлар һәм практикалар берлеге
- аерым бер тармак, эшчәнлек яки җәмгыяви бер үзенчәлек белән бәйле кыйммәтләр, аңлаулар яки җәмгыяви практикалар берлеге
- кеше эшчәнлегенең күренекле нәтиҗәләре яисә буыннан буынга күчә торган социаль яктан мөһим мәгълүмат. Калып:Чыганак??
XVIII һәм XIX гасыр Аурупа халыклары культура [3] [4] [5] [6] бүгенге мәгънә яклы куллана башлаганнары заман, ул авыл-хуҗалыгында яки умартачылыктагы кебек үсемлек үстерү һәм мөкәммәлләштерү мәгънәләргә туры килгән иде. XIXнче гасыр дәвамында ул башта шәхесне, аеруча уку юлы белән, үстерү яки мөкәммәлләштерү, һәм соңрак милли ашкынуларны һәм идеалларны чынбарлыкка ашыру мәгънәгә туры килде.
XXнче гасырда, "культура" кеше генетикасы билгеләмәгән барлык феноменнары мәгънәсендә антропологияның төп төшенчәсе буларак алга чыкты. Аеруча, ике мәгънәдә:
- кешеләрнең үз тәҗрибәләрен символлар белән билгеләү мәсьәләсендә, һәм хыял көчен кулланып иҗади эшчәнлек мөмкинчелекләре өлкәсендә үсә алган сәләте; һәм
- дөньяның төрле җирләрендә яшәгән халыкларның үз тормыш тәҗрибәләрен билгеләү һәм классификацияләү ысулы, һәм иҗади сәләтләрен куллану юллары.
Бүгенге көндә җәмгыять тудырган физик артефактлар, ягъни материаль мәдәният, һәм мәдәниятнең төп элементаль терминнары буларак кулланылган матди булмаган барлык башка яклары[7], ягъни тел, гадәт, һ.б. арасында аерма киң таралган.
Эчтәлек
|
[үзгәртү] Этимология
[үзгәртү] 20нче гасыр мәсъәләләре
[үзгәртү] Антропология
[үзгәртү] Биологик антропология: мәдәниятнең эволюциясе
[үзгәртү] Археологияның мәдәнияткә таба карашлары: матдә һәм мәгънә
[үзгәртү] Тел һәм мәдәният
[үзгәртү] Мәдәни антропология
[үзгәртү] 1899–1946: Универсаль яки махсус
[үзгәртү] Структураль функционализм: мәдәният - җәмгыятьнең компоненты
[үзгәртү] 1946–1968: Символик яки адаптив
[үзгәртү] 1940–бүген: Локаль яки глобаль
[үзгәртү] Мәдәни эзләнүләр
[үзгәртү] Культурология
[үзгәртү] Мәдәни үзгәрешләр
[үзгәртү] Шулай ук карагыз
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Harper, Douglas (2001). Online Etymology Dictionary
- ↑ Merriam-Webster сүзлекләре онлайн:culture.
- ↑ Оксфорд сүзлекләре онлайн:culture.
- ↑ Merriam-Webster сүзлекләре онлайн:culture.
- ↑ Merriam-Webster кыска онлайн энциклопедия:culture.
- ↑ TheFreeDictionary.com сүзлеге:culture.
- ↑ Macionis, Gerber, John, Linda (2010). Калып:Citation/make link. Toronto, Ontario: Pearson Canada Inc.. pp. 53.