Мәхмүт хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәхмүт хан
ﻣﻪﺣﻣوﺖ ﺣﺎن
Мәхмүт хан
Мәхмүт хан (1994 елда Татьяна Балуева тарафыннан торгызылган бит)
Казанның икенче ханы
1445 — 1465
аңа кадәр: Олуг Мөхәммәт
дәвамчысы: Хәлил
 
Дине: Ислам
Үлем: 1465 ел(1465)
Казан
Балалары: Хәлил, Ибраһим
Казан ханлыгы
Мәхмүт хан Сөембикә манарасы янындагы Казан ханнары төрбәсендә күмелгән

Мәхмүт хан яки Мәхмүд хан (тат. ﻣﻪﺣﻣوﺖ ﺣﺎن, tat. lat. Mäxmüt xan, ) – 1445-1465 елларда Казан ханы, Олуг Мөхәммәт ханның улы. Казан ханлыгының чәчәк аткан чорында идарә иткән хан.

Идел буе өчен көрәш[үзгәртү]

Бөек Идел юлы өчен 1446, 1448 елларда Мәскәү кенәзлегенә каршы сугыша. Сугышлар нәтиҗәсендә татар-болгар гаскәрләре рус гаскәрләрен җиңгән һәм Болгар Олысы бәйсез Казан ханлыгына әверелгән, ә рус гаскәрләре җиңелгәннән соң Мәскәү янында Касыйм ханлыгы барлыкка килгән.

Мәскәү өстендә җиңүләр[үзгәртү]

Мәхмүт әтисенең эшчәнлегендә актив катнашкан. Суздаль янындагы сугышта Мәхмүт сәргаскәре вазифасында булып рус гаскәрләрен тар-мар иткән.

Биләү янындагы сугышта да Мәхмүт әтисенә бик булышкан һәм татар җиңүләрендә аның роле шактый зур.

Суздаль янындагы сугыш (1445) нәтиҗәсендә рус бөек кенәзе Василий II Казан әсирлегенә эләгә, һәм зур ясак түләгәннән соң азат ителә.

Мәхмүт хан - тынычлык саклаучы хан-төзүче[үзгәртү]

Мәскәү Казанга 1445 елда җиңелгәннән соң берничә дистә ел дәвамында ясак түләгән. Мәхмүт хан зур акча туплап Казан Кирмәнен ныгытып төзи башлаган. Рус тарихчысы Худяков буенча, Мәхмүт хан идарә иткән чорында Казан шәһәре Көнчыгыш Аурупаның сәүдә үзәгенә әверелә. Мәхмүт хан Казан Ярминкәсенең үсешенә булышкан, әһәмиятлелеген күтәргән. Урта Азиядән, Кавказдан, Фарсы Иленнән, Идел буеннан, Русьтан төрле тауарлар Казан Ярминкәсенә юнәлгән булган.

Мәхмүт хан идарә иткән чорда Казан шәһәре баеган һәм күп яши торган Ислам мәдәнияте үзәгенә әверелгән.

Мәхмүд хан идарә иткән сугыш булмаган дәвердә Казан ханлыгының дәүләт тәртибе формалашкан.

Мәхмүд хан 1465 елда үлгәннән соң аның улы Хәлил Казан тәхетенә утырган.

Каберен табу[үзгәртү]

1977 елда Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә Мәхмүт хан кабере табылган.

Мәхмүд хан Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән.

Элгәре:
Олуг-Мөхәммәт
Казан ханы

1445-1465
Аннары:
Хәлил

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]