Мөгезле эре терлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Герефорд токымлы үгез.

Мөгезле эре терлекҮгезләр асгаиләлегенә (Bovinae) керүче авыл хуҗалыгы хайваннары. МЭТнең төп бурычы булып ит, сөт җитештерү һәм йөк тарту тора. Бүгенге көндә дөньяда 1,3млр ЭМТ бар дип санала[1].

Классификация[үзгәртү]

Краниологик классификация[үзгәртү]

Краниологик классификация — баш сөяге параметрлары буенча төзелгән классификация. Бу сыйфатлар буенча түбәндәге төрләр карала:

  • Примитив (нечкә маңгайлы). Аларның борынгы бабалары булып Азия туры санала.
  • Киң маңгайлы . Бу төрнең дә борынгы бабасы булып Азия туры санала.
  • Кыска мөгезле. Төп үзенчәлеге- кыска һәм туры мөгезләре. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Кыска башлы. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Туры мөгезле. Бу төрнең башы кыска һәм яллары булу белән аерыла. Мөгезләре ярым ай сыман,кыска. Кыргый туре булып борынгы Африка туры санала.
  • Мөгезсез . Бу төрнең чыгышы әлегә билгесез.

Яшь һәм җенес буенча классификация[үзгәртү]

  • Сыерлар — бозаулый торган ана терлекләр.
  • Үгезләр — өч яшьлек зур печелмәгән ата терлекләр.
  • Үгез-бозау — өч яшькәчә печелмәгән ата терлек.
  • Печелгән үгезләр, эш үгезе — печелгән ата терлекләр.
  • Сөт бозаулары — ешрак сөт белән тукланучы 3 айга кадәрле ике заттан да булган терлекләр.
  • Тана, теше бозау,башмаклар — орлыкландырылмаган (кысыр) ана терлекләр.
  • Буаз таналар — орлыкландырылган башмаклар.

Русиядә мөгезле эре терлеклек саны[үзгәртү]

«Полдни» совет открыткасы
Koe.jpg

2004 елга Русиядә 25 млн ЭМТ бар дип санала.

2006 елның беренче июленә Русиядә 23,5 млн ЭМТ бар дип исәпләнгән, алардан:

  • 11225,5 мең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә,
  • 979,5 мең фермер хуҗалыкларында,
  • 11309,2 мең шәхси хуҗалыкларда.

МЭТ төп токымнары[үзгәртү]

  • Герефорд токымы
  • Абердин-ангусс
  • Голланд токымы
  • Холмогор токымы
  • Кызыл дала токымы
  • Айршир токымы
  • Ярославская токымы
  • Симменталь токымы
  • Сычев токымы
  • Швиц токымы
  • Кострома токымы

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011.

Сылтамалар[үзгәртү]