Мөселман, мөслим (гарәп. مسلم) — Ислам динен тотучы.
Ислам динендә мөселман — Аллаһ тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәт пәйгамбәрнең аның илчесе һәм рәсүле булуына ышанучы кеше.
Мөселманнар саны дөнья буйлап 1,3 — 1,8 млрд кеше дип исәпләнә.