Мөхәммәдсадыйк Иманколый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөхәммәдсадыйк Иманколый
Тулы исеме Мөхәммәдсадыйк Шаһиәхмәт улы Иманколый
Туу датасы 10 сентябрь 1870(1870-09-10)
Туу җире Казан
Милләте татар
Үлем датасы 1932 ел(1932)
Үлем җире Красновишерск шәһәре

Мөхәммәдсадыйк Иманколый (Мөхәммәдсадыйк бин Шаһиәхмәд бин Әбү Язид бин Рәхмәтулла бин Иманколый әл-Казани) — татар язучысы, дини эшлеклесе.

Биография[үзгәртү]

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый 1870 елның 10 сентябрендә Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Шаһиәхмәт хәзрәт Казанның 8-нче мәчетендә имам булып хезмәт иткән. Бүгенге көндә ул «Ал мәчет» исемендә билгеле, биредә Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мәдрәсә урнашкан. Шаһиәхмәт хәзрәт (1803 елда туган) Яңа бистәдәге бу мәчеткә 1834 елда имам булып тәгаенләнә. Ул бик укымышлы хәзрәт була, Бохарада белем алган, үзе дә китаплар язган. Мәсәлән, мәшһүр «Җәрүдә» китабын әзерләүче авторлар коллективы әгъзасы булган. Ул ике тапкыр — 1858, 1870 елларда хаҗга барган.

Шаһиәхмәт хәзрәт Тәтеш өязе Яңа Сала авылы мулласы Закир хәзрәтнең кызы Нәфисәгә өйләнә. Шул никахтан 1870 елда Мөхәммәдсадыйк Иманколый дөньяга килә.

1878 елның 1 июнендә Шаһиәхмәт хәзрәт вафат була, гаилә бөлгенлеккә төшә, булган милекләре бурычларын түләү өчен тотыла.

Мөхәммәдсадыйкның балачагы Яңа бистәдә уза. Сигез яшьтә ятим калган Мөхәммәдсадыйк башта Казан мәдрәсәләрендә белем ала, ә инде 15 яшьтә Бохарада укуын дәвам итәргә карар кыла. Пароход белән Самарга юнәлә, аннары тимерьюл белән Оренбургка килеп җитә. Оренбургта мәдрәсәдә ике атна яшәп, татар сәүдәгәрләреннән укырга бару өчен акча сорап йөри. Җыелган иганәгә көч-хәл белән Бохарага барып җитә.

Ул ачлыкта, кыенлыкта үткәргән елларны Мөхәммәдсадыйк хәзрәт үзенең шигырьләрендә дә гомуми рәвештә искә ала: «Миңа ул дөнья бик тар иде, ашарга тапмаган көннәр бар иде» һәм: «Һәм дә яшьлек һәм фәкыйрьлек китерәләр кешегә күп хакыйрьлек».

Бохарада Мөхәммәдсадыйк хәзрәт сигез ел белем ала. 1894 елда ул Казанга әйләнеп кайта һәм Яңа бистәдәге 6-нчы мәчеткә имам итеп билгеләнә. Биредә ул 1931 елда кулга алынуына кадәр тугрылыклы хезмәт итә. Башта ул икенче имам вазыйфасын үти — Зариф хәзрәт Әмирханов белән эшли башлый. Эшләгән мәчете янында беркатлы агач йорт сатып ала, шунда гомерен үткәрә. Ул Меховщиклар урамындагы йорт 1991 елда сүтелеп юкка чыга.

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт гомерендә ике тапкыр өйләнә. Беренче хатыны — Маһирауза абыстайдан 3 баласы була. Ул 1922 елда вафат иткәннән соң, 25 яшьлек Гөлчирәгә никахлана. Яшь абыстайдан да 3 баласы туа.

Аның әтисе Шаһиәхмәт хәзрәт «Потомственный почетный гражданин» дигән исемгә лаек була, шуның өчен ошбу хөрмәтле исемгә Мөхәммәдсадыйк хәзрәт тә ия була.

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт чын зыялы галим кеше буларак иҗат белән шөгыльләнә, татар матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Мәсәлән, «Йолдыз» газетасының 10 еллык юбилеена багышлап 1916 елның январенда ул махсус шигырь яза.

Аның берничә аерым китап итеп нәшер ителгән әсәрләре дә бар. 1901 елда ул «Касыйдәи лятыйфә» исемле бер шигъри җыентык бастыра. Анда патша Александр III үлү мөнәсәбәте белән язылган мәрсия («Мәрсия император мәмалик Русия Алксандр әс-салис») һәм патша Николай II тәхеткә чыгу — таҗ кию бәйрәменә багышланган тантаналы шигырь («Тәһния император Николай II») һәм Мөхәммәдьяр мөфтигә «Тәбрик вә тәһният» шигыре кертелә.

1909 елда «Тәрҗеман руси, фарси вә төрки» исемле өч телле сүзлек китабын әзерләп бастыра. Ул хезмәт кабат 1913 һәм 1917 елларда нәшер ителә. Шул ук 1909 елда ул «Сәлатыйн Ислам» («Ислам солтаннары») китабын бастыра.

Революциядән соң да хәзрәт шигъри иҗатын дәвам итә, аның 1923 елда башлаган «Диване мулла Садыйк Иманколый» һәм 1927 елда башлаган «Әсрари дил» исемле кулъязмалары сакланган. Алар галим Мәсгуд Гайнетдин тарафыннан әзерләнеп 2000 елда «Иман» нәшриятында дөнья күрәләр.

1919 елда Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Казан шәһәре мөхтәсибе итеп сайлана. Иң авыр елларда ул бу мөһим вазифаны үзенә йөкли. 1921 елда ачлык вакытында аны Мәскәүнең ачларга ярдәм үзәк комиссиясе Идел буе ачлары файдасына иганә-ярдәм җыярга Бохарага, Хивага командировкага җибәрә.

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт мөхтәсиб вазифасын 1924 елның гыйнварына хәтле үти. 1926 елның декабрендә Казан мөхтәсибен сайлауларда ул кандидат буларак катнаша.

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт мөселманнар тормышында актив катнаша. Мәсәлән, Диния нәзарәтенең өченче 1926 елгы нәдвәсендә ул оештыру комиссиясен җитәкли, комиссия исеменнән уставка кагылышлы һәм Голәмәләр шурасы буенча доклад ясый. Съезд комиссия эшчәнлеген уңай бәяли һәм Мөхәммәдсадыйк хәзрәтне Голәмәләр шурасы әгъзасына кандидат итеп сайлый.

Октябрь революциясеннән соң мәдрәсәләр ябыла, имамлыкны һөнәр буларак укыту тыела. Руханилар даими рәвештә андый профессиональ мәдрәсә булдыру буенча Совет хакимиятенә мөрәҗәгать итеп тора, әмма рөхсәт бирелми. Тыюларга карамастан, Казанда 1925-27 елларда андый мәдрәсә легаль булмаган рәвештә эшчәнлек алып бара. Биредә кырыклап имам җитештерелә. Ул мәдрәсәне рухландыручылар арасында Мөхәммәдсадыйк хәзрәт тә була, ул мәдрәсәнең имтихан комиссиясенә керә. Бу эшчәнлеге сәбәпле совет органнары аны шик астына алалар. Ахыр чиктә 1931 елда хәзрәтне кулга алалар. 1932 елның 15 маенда гаиләсенә язып чыгарылган хат кисәгендә: "Бүген тоткыннарны пароход белән этапта Пермь ягына озаталәр. Авыру сәбәпле, температурам югары, доктор мине калдырырга кирәклеген күрсәткән", — дип хәбәр итә. Әмма аны да калдырмыйлар. 400 ләп тоткынны кечкенә елга пароходы трюмына дыңгычлап төйиләр. Карт, авыру кеше, юлда өзлегеп, Красновишерск шәһәренә җиткәч, төрмәдә вафат була. Мәетне җирләргә шәһәр мөселманнарына бирәләр. Ул бу шәһәрнең татар зиратында күмелә. Шул ук елларда бу каберлек союзкүләм зур кәгазь-картон фабрикасы "Красный пролетарий" төзелеш мәйданына эләгеп, фабрика шул зират өстенә салына. Шул хәлләрне белешкән бер танышлары, 1934 елда бу хәлләрне гаиләсенә хәбәр итә.

Шул рәвешле Мөхәммәдсадыйк хәзрәтнең тормышы шәһитләрчә өзелә, ул сәяси репрессияләр корбанына әйләнә.

Хәтер[үзгәртү]

Мөхәммәтсадыйк хәзрәт калдырган рухи байлык, аның хезмәтләре яши, татар халкына файда китерә. Бигрәк тә, Мөхәммәдсадыйк хәзрәтнең төп әсәре, иң әһәмиятле хезмәте, ул әзерләгән Коръән тәфсире бүгенге көндә дә гыйлем чыганагы булып тора.

Ошбу тәфсир 1910-1911 елларда Казан шәһәренең «Үрнәк» басмаханәсендә ике том булып дөнья күрә. Беренче томы 748, икенчесе 818 биттән тора. Соңгы томы 1911 елның 11 августында басылып чыга.