Мөхәммәт Зәкәрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Зәкәрия latin yazuında])
Мөхәммәт Зәкәрия
Туган 1942(1942)
АКШ, Калифорния
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Һөнәре хаттат
Бүләк һәм премияләре ике Төркия дәүләт премиясе
Сайт http://mohamedzakariya.com/

Мөхәммәт Зәкәрия (гарәп. محمد زكريا‎, ингл. Mohamed Zakariya, 1942 ел, Вентура, Калифорния, АКШ) — каллиграф, ислам каллиграфиясе сәнгатенең Америкадагы иң күренекле вәкилләренең берсе[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елда АКШта Вентура шәһәрендә (Көньяк Калифорния) туган. 19 яшенә кадәр Калифорниядә машинист булып эшләгән. 1961 елда (19 яшендә) Мароккода ялда вакытта ислам динен кабул итә. Берничә ел үзлегеннән гарәп телен өйрәнгәч һәм ислам каллиграфиясе буенча белемен күтәргәннән соң, Төркиягә каллиграф өйрәнчеге булып китә. Марокко, Испания, Бөекбританиядә гарәп һәм ислам каллиграфиясе сәнгате үзенчәлекләрен өйрәнә. 1988 елда Хәсән Чәләбидән ислам каллиграфы дипломы (иҗазәтнамә) ала. Төркиядә ислам каллиграфиясе сәнгате өлкәсендә ике премиягә лаек була. 2012 елдан Вирджиния университетының шәрәфле докторы.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәкәрия ясаган АКШ Почтасы маркасы. 2001

2001, 2011 елларда АКШ почта хезмәте почта маркаларының мөселман бәйрәмнәренә багышланган махсус сериясен («Бәйрәм сәламе» яки «Гает бәйрәме белән котлаулар») чыгара[2]. Әлеге маркаларга иллюстрацияләр итеп Мөхәммәт Зәкәриянең каллиграфик рәсемнәре алына.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[3]. М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]