Мөхәммәт-Әмин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мөхәммәт Әмин бине Ибраһим хан
Һөнәре сәясәтче, гаскәри, шагыйрь
Туу датасы 1469 ел(1469)
Туу җире Казан ханлыгы
Ватандашлыгы Казан ханлыгы байрагы
Милләте татар
Үлем датасы 1518 ел(1518)
Үлем җире Казан
Әтисе Ибраһим
Әнисе Нур-Солтан

Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин)– 14871495, 15021518 елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле, шагыйре булып санала.

Мәскәү йогынтысы астында[үзгәртү]

1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла. Моңа кадәр рус кенәзе Иван III аңа Кашира һәм Серпухов шәһәрләрен идарәгә һәм «туклануга» биргән була. Бу вакытка инде ул 30 яшькә җитә, чыгышы аркасында, сүздә генә булса да, Литва сугышында хәтта рус гаскәрләренең башлыгы итеп тә билгеләнә.

Мәскәү протекторатыннан баш тарту[үзгәртү]

Мөхәммәт-Әмин хан

Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502—1518), Мөхәммәт-Әмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итүгә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа җәмәгәте – Илһам ханның тол калган хатыны зур йогынты ясаган.

Илһамның тол хатыны Казан җиренең ватанпәрвәре (патриоты) һәм үзенең беренче ире белән сөргендәге кыерсытуларны күп күргән кеше булган, һәм, әлбәттә, ул Мөхәммәт-Әминнең милли хисләрен уята алган. Ханның әнисе Нурсолтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмаган, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Руська үз балаларын күрү өчен әледән-әле килеп торган.

Яшерен әзерләнүләр[үзгәртү]

Мөхәммәт-Әмин, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче буларак, сугышка бик яшертен рәвештә әзерләнгән. Моны Мәскәү идарәчеләре һәм ханның Казандагы дошманы Киләхмәт тә белми калганнар. Мөхәммәт-Әминне һәм Габдел-Латыйфны тәхеттән төшерүдә гаепле һәм Казан ханлыгының сәяси тормышында тискәре роль уйнаган Киләхмәт 1506 елда кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән.

Беренче бәрелеш[үзгәртү]

Картаеп беткән Иван IIIнең көннәре инде санаулы гына калганлыгын, кайчандыр куәтле монархның бүген һич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлаган. Ә рус монархының улы – тәхет варисы Василий III әтисе кебек сәләткә ия булмаган. Мөхәммәт-Әмин 60 меңле гаскәрен Түбән Новгородка таба җибәргән. Олуг кенәз татарларның чик буендагы Сыры елгасын кичеп чыгуларын ишеткән һәм аларга каршы үз гаскәрләрен чыгарган. Әмма казанлылар бу вакытта инде Түбән Новгородны камап өлгергәннәр, тик шәһәрне ала алмаганнар һәм, рус гаскәре белән очрашмыйча, кире кайтып киткәннәр.

Казан янындагы сугыш (1506)[үзгәртү]

Казан янындагы сугыш (1506)

1505 елның октябрендә Иван III үлгән, ә 1506 елның апрелендә Василий III Казан ханлыгына каршы ике берләшмәдән— флотилия һәм атлы гАскәрләрдән торган зур армия җибәргән. 22 майда Мөхәммәт-Әмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гАскәрне тар-мар иткән, ә бер айдан соң, 25 июнmдә, атлы гаскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителгән. Кайбер рус чыганакларына караганда, Мәскәү гәскәре 100 мең кешедән торган. Россия тарихы турындагы хезмәтендә Карл Маркс та бу сугышны телгә алып болай ди: «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр, бары 7000 кеше генә котылып кала алган...» (Казан янындагы сугыш (1506))

Мөхәммәт-Әминнең җиңүе[үзгәртү]

Кыскасы, анда бик каты сугыш булган. Шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгәннәр. Василий III Мөхәммәт-Әмин хан белән «элеккечә татулык һәм дуслык» солыхы төзергә мәҗбүр булган. Соңрак С. Герберштейн язганча, «казанлылар Мәскәү идарәчесеннән бераз тын алганнар».

Мөхәммәт-Әмин солыхка ризалык биргән һәм шуннан ары аның сәяси эшчәнлегендә нинди дә булса активлык күренми.Тарихчы М. Г. Худьяков аның шушы чордагы идарәсенә мондый бәя бирә: руслар өстеннән менә дигән җиңү яулап, Мөхәммәт-Әмин Мәскәүгә ярарга тырышкан элекке эшчәнлеге өчен Казан җәмәгатьчелеге каршында үзен аклаган, һәм шуннан соңгы тормышын тыныч үткәргән:

« Воистину Аминова победа –

Разбил врага и не достигнул цели.

»

Хан-шагыйрь[үзгәртү]

Мөхәммәд Әминнең 12 юллык «Гыйкаб» («Үч») исемле шигыре билгеле. Бу парчада шагыйрь, үз элгәреләре Сәйф Сарай, Әхмәд Үргәнчи, Бәззази традицияләрен дәвам итеп, Аксак Тимернең шәхесен, еш-гәмәлләрен кискен тәнкыйтьли, аның җиргә, «ислам йортына» «золым», «фетнә» китерүен күрсәтә һәм Алладан бу «залимгә» каты җәза бирүен үтенә.

Сөембикә манарасы. Хан-Төзүче[үзгәртү]

Сөембикә манарасы
Мөхәммәд Әмин Сөембикә манарасы янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән

Кайбер тарихчылар фикерләре буенча, Сөембикә манарасы Мөхәммәд-Әмин вакытында төзелгән. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус.) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәд-Әмин Мәскәүдә Иван III янында яши. Фаразлар буенча, Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакыра. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Әмма әлеге фикергә каршы дәлилләр күп булу сәбәпле, тарих фәнендә ул дөрес түгел дип санала.

Соңгы елларда Мөхәммәд Әмин каты авырып киткән һәм 48 яше тулганда – 1518 елда вафат булган. Сөембикә манарасы янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]