Мөхәммәт мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт мәчете latin yazuında])
Мәчет
Мөхәммәт мәчете
әзери. Məhəmməd məscidi
Ил Әзербайҗан
Өлкә Бакы
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Халәте гамәлдә

Мөхәммәт мәчете (әзери. Məhəmməd məscidi), Сыныккала мәчете исеме дә бар (әзери. Sınıqqala məscidi — «Җимерелгән кала») — Әзербайҗанда Бакы каласының тарихи урыны Ичери-шәһәрдә урнашкан XI гасыр мәчете. Мәчетнең «Сыныккала» исеме адмирал Михаил Афанасьевич Матюшкин җитәкчелегендә 1723 елда, 15 корабтан торган, Россия эскадрилиясының Фарсы походыннан соң калган. Рус эскадрилиясы диңгез ягыннан килеп, калага бирелергә дигән ультиматум ясый. Ультиматум кире кагылгач рус корабльләре каланы бомбага тота. Бер снәрәт мәчет манарасын җимерә. Шул вакытта көчле җил чыгып, җилкәнле корабларны диңгезгә алып китә. Кала халкы бу күренешне илбасарларга Алла җәзасы дип кабул итә. Шул вакыйгадан бирле, XIX гасыр уртасына тиклем, каршылык символы буларак, мәчет манарасы төзәтелми. == Архитектурасы ==

Әзербайҗан пучты маркасында мәчет рәсеме, 2010

Ишек янында гарәп телендә язма сакланган. Анда 471 һиҗри елда (1078/79) мәчетеАбу-Бекр улы Мөхәммәт төзегән, дип язылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт Википедиясеннән күчермә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]