Мөхәммәт пәйгамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөхәммәт

Мөхәммәт пәйгамбәр исеменең гарәпчә язылышы
Туу датасы 20 апрель 570(0570-04-20)
Туу җире Мәккә
Үлем датасы 8 июнь 632(0632-06-08) (62 яшь)
Үлем җире Мәдинә
Mohammad SAV.svg

Мөхәммәт пәйгамбәр (гарәп. محمد‎‎‎; 571 елның 20 (22) апрелендә (кайсыбер мәгълүматларга караганда 570 елда), рабигыль-әүвәл аеның 12 көнендә, дүшәмбедә, Мәккә шәһәрендә туган – 632 елның 8 июнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була) – ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр. Шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, аның аша Аллаһның китабы - Коръән иңә.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең хак кеше булуын мөселманнар һәм гомум дөнья таный.

Кыскача хронология[үзгәртү]

  • 571 елның апреле — Мөхәммәт пәйгамбәр Мәккә шәһәрендә туа.
  • 595 елХәдичәгә өйләнүе.
  • 613 ел — Мөхәммәт пәйгамбәр халык каршысында вәгазьләрен сөйли башлый.
  • 615 ел — Мөхәммәт пәйгамбәр тарафдарларының потка табынучыларның эзәрлекләүләреннән Эфиопиягә качуы (үзе Әбү Тәлиб химаясе астында кала).
  • 619 ел — Хәдичә һәм Әбү Талиб үләләр.
  • 622 елМәдинәгә күчүе, Һиҗрәт.
  • 623 ел — Мөселманнар Мәккә кәрваннарына һөҗүм итә башлыйлар.
  • 624 ел — Мөселманнар Бәдер янындагы Мәккәлеләр гаскәрен тар-мар итәләр.
  • 625 елӨхед тавы янында сугыш. Мөселманнарның җиңелүе.
  • 626 ел — Мәккәлеләрнең уңышсыз һөҗүме.
  • 628 ел — Тынычлык турында килешү.
  • 629 ел — Мөхәммәт пәйгамбәр белән мөселманнар тыныч хаҗ кылалар.
  • 630 ел — Мәдинә Мөхәммәт пәйгамбәр ягына күчә, Кәгъбәдә булган сыннар җимерелә.
  • 632 ел — Мәккәгә Мөхәммәт пәйгамбәрнең соңгы хаҗ кылуы, 8 июнь — Мөхәммәт пәйгамбәрнең вафат булуы.

Исеме[үзгәртү]

Каллиграфик һәм гади язуда Мөхәммәд исеме

Мөхәммәд исеме «Мактауга лаеклы» дигәнне аңлата. Башка исемнәре дә бар: Әхмәд, Мәхмүд, Мостафа. Аллаһ Коръәндә аңа исеме белән 4 тапкыр гына эндәшә, ләкин аны Нәби, Рәсүл, Габд, Бәшир, Нәдхир, Мудхәккир, Шаһит, Дәгый кебек исемнәр белән атый. Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр исемен әйткәннән яки язганнан соң, аңа салават («Саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм» (гарәп. صلى الله عليه وسلم‎) дип) әйтәләр.

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тулы исеме аның барлык билгеле булган әтисе ягыннан бабалары исемнәрен үз эченә ала (Адәм галәйһиссәләмгә хәтле). Шулай ук аңа Касим исемле улы буенча куниясе дә керә (Мөхәммәд галәйһиссәләм исән чакта беркем дә баласын Касим дип атамаган, чөнки Әбүл-Касим куниясе пәйгамбәрдә була). Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тулы исеме мондый:Әбу әл-Касим Мөхаммәд ибн Габдуллаһ ибн Габдел-Моталлиб (Габдел-Моталлибнең чын исеме — Шәйбә) ибн Хашим (Хашим исеме— Гәмр) ибн Габде Мәнәф (Габде Мәнәф исеме — әл-Мугира) ибн Кусаййа ибн Килаб ибн Мурра ибн Кагъб ибн Луаййа ибн Галиб ибн Фихр ибн Малик ибн ән-Нәдр ибн Кинана ибн Хузайма ибн Мудрик (Мудрик исеме — Гамир) ибн Ильяс ибн Мудар ибн Низар ибн Мадд ибн Аднан ибн Адад (Удад дип тә әйтәләр) ибн Мукаввим ибн Нахур ибн Тайрах ибн Иаруб ибн Йашҗуб ибн Набит ибн Исмәгыйль ибн Ибраһим (Хәлил әр-Рахмән) ибн Тарих (Азар) ибн Нахур ибн Саруг ибн Шалих ибн Ирфхашад ибн Сам ибн Нух ибн Ламк ибн Матту Шалах ибн Ахнух (бу Идрис пәйгамбәр) ибн Иард ибн Махлил ибн Кайнан ибн Ианиш ибн Шит ибн Адәм.[1]

Гарәбстан һәм Мәккә Мөхәммәд пәйгамбәрлегенә кадәр[үзгәртү]

Дин[үзгәртү]

Аллаһка ышанулары булса да, корәешләр һәм башка гарәп кабиләләре арасында потларга табыну таралган була. Коръәндә мөшрикләрнең потлар аркылы Аллаһка якынаерга теләүләре сурәтләнә:"Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләр, без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз."[2] Ислам тарихы буенча, гарәпләр (Ибраһим улы Исмәгыйль нәселе) башта мөвәххид (монотеист) булалар, ләкин соңрак башка халыклардан потларга табынуны алып киләләр. Шул ук вакытта алар Кәгъбәне олылаудан туктамыйлар.

Мәдәният үзенчәлекләре[үзгәртү]

Исламга кадәрге гарәпләрдә оста теллелек, кунакчыллык һәм биргән сүзгә тугърылык сыйфатларына зур урын бирелгән. Примитив гадәтләрдән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: кан үче, яңа туган кызларны тереләй күмү, шулай ук, ачлыктан курку сәбәпле, яңа туган яшь балаларны күмү.

Икътисад[үзгәртү]

Мөхәммәд галәйһиссәләм яшәгән Мәккә Гарәбстанның сәүдә һәм икътисади үзәге булып торган. Шәһәр Йәмәннән Сүриягә һәм Хәбәшстаннан Гыйракка илтүче юллар кисешүендә урнашкан була. Акча берәмлеге булып динар хезмәт иткән. Динар шулай ук Коръәндә дә искә алына, динар 24 карат яки 4,25 грамм авырлыклы алтын тәңкә була.

Климат[үзгәртү]

Мәккә уңдырышсыз тау-ташлар арасында урнашкан була, анда җир эшкәртүчелек мөмкин булмый. Җир эшкәртүчелек оазисларда гына таралган була. Шундый оазисларның берсендә Ясриб (Мәдинә) урнашкан.

Мөхәммәд галәйһиссәләм тормыш юлы[үзгәртү]

Мөхәммәд галәйһиссәләм гаиләсе[үзгәртү]

Мөхәммәд галәйһиссәләм гарәпләр арасында югары урын алып торган "Корәеш" кабиләсеннән була. Ул Хашим ыруына караган. Ыру Мөхәммәд галәйһиссәләм бабасының әтисе - Хашим исеме белән аталган. Хашимнең исән чагында хаҗиларны тукландыруга һәм зәмзәм коена хокукы була. Ул бай була. Аңа «Хашим» кушаматын (чын исеме - Гамр) хаҗиларга ипине кисәкләргә бүлеп таратканга бирәләр. Хашим үлеменнән соң, хаҗиларны тукландыру һәм эчерү хокукы аның туганы әл-Мотталибка күчә. Әл-Мотталибка корәешләр әл-Файда — «юмартлыкның үзе» кушаматын бирәләр. Хашимның Шүгәйб (Габд әл-Мотталиб) исемле улы була. Аны бик хөрмәт иткәннәр.

Тууы һәм балачагы[үзгәртү]

Мөхәммәт галәйһиссәләм, галимнәр фикере буенча, григориан календаре буенча 571 елның 20 яки 22 апрелендә,[3] фил елында дүшәмбе көнне туа. Шулай ук 570 елга күрсәтүче чыганаклар бар.

Мөхәммәт галәйһиссәләм әтисе Габдуллаһ улының тууына ике ай кала яки Мөхәммәд галәйһиссәләм туып берничә ай үткәч вафат була. Мөхәммәт галәйһиссәләм әнисенең исеме Әминә бинт Вахб ибн Габде Манаф ибн Зухра ибн Килаб. Мөхаммәд исемен Габдел-Моталлиб бирә.

Таралган гадәт буенча, Мөхәммәд галәйһиссәләмне Хәлимә бинт Аби Зу'әйбкә асрауга бирәләр, ул берничә елы Бану С’ад бәдәвиләре гаиләсендә яши. 4 яшендә киредән гаиләсенә кайтаралар. 6 яшендә Мөхәммәт галәйһиссәләм әнисен югалта: Мәдинәгә Габдуллаһ ибн Габдел-Моталлиб каберенә барганда, ул авырып китә һәм вафат була. Мөхәммәтне тәрбиягә бабасы Габдел-Моталлиб ала, ләкин ике елдан ул вафат була. Мөхәммәт галәйһиссәләм бик ярлы булучы әтисе ягыннан абыйсы Әбү Талиб тәрбиясенә күчә. 12 яшендә Мөхәммәт галәйһиссәләм сарыклар көтүен көтә, аннары абыйсының сәүдә эшләрендә катнаша башлый.

Мөхәммәд галәйһиссәләм кечкенә чагында вакыйга була: несториан монахы аны бөек киләчәк көтәчәген әйтә[4]. Әбу Талиб кәрван белән Сүриягә бара, ә яшь Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа иярә. Кәрван Бусрада туктала, ә анда христиан галиме булучы монах яшәгән. Элегрәк кәрван аның яныннан үткәндә, монах сәүдәгәрләр янына чыкмаган. Бу юлы, Мөхәммәд галәйһиссәләмне Кояштан саклаучы болытны һәм башка пәйгамбәрлек билгеләрен күреп инангач, Бахира Мөхәммәд галәйһиссәләмнең булачак пәйгамбәр икәнлеген аңлый, Әбу Талибка аны яһүдиләрдән сакларга киңәш итә.

Пәйгамбәрлеккә кадәрге вакыты[үзгәртү]

  • әл-Фиҗәр сугышында катнаша. Мөхәммәт галәйһиссәләмгә 14 яки 15 яшь (яки 20 яшь) булган вакытта, корәешләр һәм Кинана кабиләсе белән Кайс Айлан кабиләсе арасында сугыш башлана. Бу сугышта Пәйгамбәр галәйһиссәләм калкан белән абыйларын уклардан саклап торган.
  • 25 яшендә Хәдиҗәгә өйләнә.
  • 35 яшендә Кәгъбәне төзекләндерүдә катнаша. Ул үзе «Кара таш»ны урнына куя.

Пәйгамбәрлекнең башлануы[үзгәртү]

Мөхәммәд галәйһиссәләмгә 40 яшь тулгач, аның пәйгамбәрлек чоры башлана.

Башта ул Хира мәгарәсендә берүзе калып уйлана һәм Аллаһка гыйбадәт кыла башлый. Шулай ук аңа күрәзә төшләр керә башлый. Бервакыт Хира мәгарәсендә аның янына Аллаһтан беренче аятьләр белән Җәбраил галәйһиссәләм килә. Беренче булып Мөхәммәт галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә аның хатыны - Хәдиҗә ышана. Бераздан Гали ибне Әбу Талиб - мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, Зәйд ибн Хәрисә - аның иреккә җибәрелгән колы ислам кабул итәләр.

Алардан соң Әбу Бәкер ислам кабул итә, һәм ул башка кешеләрне дингә чакыра башлый. Аның дәгъвәте аша Госман ибне Гәффан, Зүбәйр ибн әл-Гәввам, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбу Ваккас һәм Тальхә ибне Губәйдуллаһ Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярәләр.

Ислам тарала башлагач, мәккәлеләр мөселманнарга каршы чыгалар, аларны җәберли башлыйлар. Бу мөселманнарны Хәбәшстанга һиҗрәт кылырга мәҗбүр итә.

Хәбәшстанга һиҗрәт[үзгәртү]

Мөселманнарның бер төркеме Хәбәшстанга һиҗрәт кылалар. Хәбәшстан патшасы мөселманнарга саклык һәм дин иреклеген гарантияли.

Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккәдә кала.

Кайгы елы[үзгәртү]

Пәйгамбәрлек чорының унынчы елында Мөхәммәд галәйһиссәләмнең абыйсы Әбу талиб һәм хатыны Хәдиҗә вафат булалар. Әбу Талиб үлгәч, корәешләрнең Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата басымы көчәя. 2 яки 3 айдан соң, шул ук елның Рамазан аенда Хәдиҗә дә вафат була. Бу елны «кайгы елы» дип атыйлар[5].

Хәдиҗә үлеменнән соң бер ай үткәч, шәүвәл аенда Мөхәммәд галәйһиссәләм Сәүдә бинт Зәмгәгә өйләнә.[6]

Таифкә бару[үзгәртү]

Шул ук айда Мөхәммәд галәйһиссәләм җәяү Таиф шәһәренә кешеләрне исламга чакырырга барырга кузгала. Аның белән Зәйд ибне Хәрисә дә юлга чыга. Таиф Мәккәдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан.

Мөхәмәд галәйһиссәләм юлда һәрбер очрган кешене исламга чакыра. Таифтә пәйгамбәр шәһәрнең барлык затлы нәселдән булган яшәүчеләре белән очрашып сөйләшә, ләкин берсе дә аның чакыруына җавап бирми. Алар бала-чага, акылсыз һәм колларны Мөхәммәд галәйһисәләмгә кашы котырталар. Алар пәйгамбәрне, шәһәрдән өч миль үткәч кенә, Утбә һәм Шәйбә бакчаларында калдыралар. Аларның таш бәрүләре нәтиҗәсендә, пәйгамбәрнең аягы, ә Зәйднең башы яралана.[6]

Исра һәм Мигъраҗ[үзгәртү]

Төп мәкалә: Исра һәм Мигъраҗ

«Исра һәм Мигъраҗ» сүзе астында мөселманар Мөхәммәт галәйһисәләмнең Мәккәдән Кодыстагы әл-Әкса мәчетенә күчерелүе һәм Күккә күтәрелүе вакыйгасын аңлыйлар. «Әл-Исра» - "төнлә сәфәр кылу", ә «Мигъраҗ» - "Күккә күтәрелү" дигәнне аңлата. Мөхәммәд галәйһиссәләм әл-Әксада ике рәкәгать намаз укый, ә башка пәйгамбәрләр аңа бу вакытта оейлар. Шуннан соң пәйгамбәр җиде кат күккә күтәрелә, җәннәт һәм тәмугъны күрә. Әлеге сәяхәт вакытында мөселманнарга мәҗбүри 5 вакыт намаз уку вазыйфасы йөкләнелә.

Әлеге вакыйгага бер икеләнүсез ышануы сәбәпле, Әбу Бәкергә «Ситдыйк» (Тугрылыклы) кушаматын бирәләр. Ислам чыганакларында әлеге вакыйганың датасы турында төрле саннар китерелә.

Бу вакыйга Коръәндә ике сүрәдә искә алына: әл-Исра һәм ән-Нәҗм сүрәләрендә.[7]

Һиҗрәт[үзгәртү]

Төп мәкалә: Һиҗрәт

Пәйгамбәрлек башлануның 11 елында Мәккәгә Мәдинәдән 6 хәзрәҗ кабиләсе кешесе килә. Мина үзәнлегендәге Гакабә дигән урында алар Мөхәммәд галәйһисәләм белән очрашалар һәм ислам кабул итәләр. Алар, Йәсрибкә (Мәдинәгә) кайткач, якташларын исламга чакырырга һәм бер елдан соң яңадан пәйгамбәр белән очрашырга сүз куешалар.

Икенче елны Мәдинәдән 12 кеше килә. Алар Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ант китерәләр. Мус'аб ибне Умайр исемле сәхабә Мәдинәлеләр белән аларны дингә өйрәтергә китә.

Пәйгамбәрлек башлануның 13 елында Мәдинәдән күп кеше хаҗ кылырга килә. Алар арасында мөселманнар да, мөшрикләр дә була. Мөселманнар яшертен генә Мөхәммәд галәйһиссәләмбелән очрашалар һәм аңа ант китерәләр.

Мәдинәдә ислам киң тарала, һәм икенче анттан соң, мөселманнар Мәдинәгә күченә (һиҗрәт кыла) башлыйлар. Элек Хәбәшстанга күченгән мөселманнар да Мәдинәгә күченәләр.

Мөхәммәд галәйһиссәләм Әбү Бәкер белән бергә Мәдинәгә күченә. Мәдинәгә килгәч, ул Әбу Әйүб әл-Әнсари өендә туктый.

Мәдинәдәге чоры[үзгәртү]

Пәйгамбәр мәчетен төзү[үзгәртү]

Мөхәммәт галәйһиссәләмнең яңа шәһәрдә башкарган беренче эшләреннән берсе - ул мәчет төзү. Моның өчен Мәдинәгә килгәч пәйгамбәр галәйһиссәләмнең дөясе туктаган җир сатып алына. Бу урында мөшрикләрнең каберләре һәм куаклыклар була. Җирне чистартканнан соң, мөселманнар 3 култык тирәнлегендә мәчет фундаментын салалар, кирпеч һәм балчыктан диварлар торгызалар, таштан ишек яңаклары куялар. Түшәм пальма ботакларыннан түшәлә, баганалар итеп пальма кәүсәсе файдаланыла, ә идәнгә ком һәм вак ташлар түшәлә. Мәчетнең өч ишеге була, ә кыйбла Кодыска (Иерусалимга) таба караган. Мәчет төзелешендә Мөхәммәд галәйһиссәләм башкалар белән беррәттән таш һәм кирпечләр ташый.

Мәчет янына таш һәм кирпечтән ике бүлмә төзиләр, пальма ботакларыннан түшәм ясыйлар. Бу бүлмәләр Мөхәммәд галәйһиссәләм хатыннары - Сәүдә бинт Зәмгә һәм Гайшә өчен була.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Ибн Хишам «Жизнеописание Пророка Мухаммада», изд. рус. 2002, 2003 г.
  2. Коръән, 3үмәра (Халык Төркеме) сүрәсе (39), 3 аять, Ногмани тәфсире
  3. Ибн Хишам «Жизнеописание пророка Мухаммада», пер. Н. А. Гайнуллин, 2002, глава «Рождение Посланника Аллаха», примечания переводчика
  4. Соловьёв. B.C. Магомет, его жизнь и религиозное учение. («Жизнь замечательных людей». Биографическая библиотека Ф. Павленкова, Санкт-Петербург, 1896, ГЛАВА II «Ранние годы Мухаммеда, его религиозное призвание»
  5. Ибн Хишам «Жизнеописание пророка Мухаммада», пер. Н. А. Гайнуллин, 2002
  6. 6,0 6,1 «Жизнеописание Посланника Аллаха», Сафи ар-Рахман аль-Мубарак Фури
  7. Ночное путешествие и вознесение

Сылтамалар[үзгәртү]