НТВ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
NTV logo 2003.svg

НТВ (аббревиатураның мәгънәсе юк) — Русиянең телевизион каналы. 1993 елда эшли башлый. Ширкәткә НТВ каналыннан тыш «НТВ Мир» (НТВ Дөнья) телеканалы да керә. Ул Русиядән тыш БДБ илләре, Балтыйк буе, Көнбатыш Аурупа, Якын Көнчыгыш, АКШ, Канада, Израиль, Австралия, Яңа Зеландия, Океанлык илләренә дә тапшыра.

Телеканал атамасының мәгънәсе юк. Аны уйлап чыгарган беренче мөдир Игорь Малашенко уйлап тапкан. Соңрак аны «независимое ТВ» (бәйсез ТВ), «новое ТВ» (яңа ТВ) дип атарга тәкъдим ителсә дә, журналистлар аббревиатураны ачмаска карар кылдылар.

1997 елда НТВ-Холдинг ширкәте оештырыла. Аңа «НТВ телекомпаниясе» ААҖ, «ТНТ-Телесеть» ААҖ, «НТВ-Плюс» ААҖ, «Эхо Москвы» ЯАҖ, «НТВ-International» ЯАҖ керә.

Сылтамалар[үзгәртү]