Нараяна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нараяна latin yazuında])
Нараяна
Туган телдә исем санскр. नारायण
Әйтелеш
Балалар Кама Ходае һәм Аяппа

 Нараяна Викиҗыентыкта

Нараяна (Санскрит телендә: नारायण, IAST: Nārāyaṇa, шулай ук Narayan), Вишну Ходаеның башка исеме, ул Һинд динендә иң олы абсолют шәхес һәм Вайшнавизмда иң олы Ходай. Бхагавата Пурана Нараянаны "Пара Брахман" (Иң Олы Ходай) дип игълан итә, ул чиксез Галәмнәрне барлыкка китерә һәм аларның һәрберсенә Галәм Раббы буларак керә.[1]

Нараяна Галәмдә Брахма буларак 14 дөньяны барлыкка китерүдә катнаша, шул вакытта ул раджас гунаны юри кабул итә. Нараяна үзе Вишну буларак Галәмне тәэмин итә һәм саклый. Шайвизмда Нараян шулай ук саттва гунаны кабул итә һәм дөньяны маха-кальпа ахыры вакытында Шива яки Рудра буларак юк итә, шул вакытта ул Тамас гунасын кабул итә.[2][3][4] Бхагавата Пурана буенча, Нараяна Ходае Ходайлар арасында иң олы контрольдә тотучы һәм иң ахыргы җан. Аны шулай ук "Сурья Нараяна" дип атыйлар, ягъни бриллиант Кояш кебек ялтыраучы дигәнне аңлата.[5][6] Ул бу Галәмдәге һәрбер күренгән яки ишетелгән нәрсәгә эчтән һәм тыштан үтеп керә дип әйтелә.

Мадхвачарья буенча, Нараяна Кришнаның биш вьюхаларның берсе, алар инкарнация аватарлардан аермалы буларак Ходайның Галәми эманацияләре.[7]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Bhagavan Vishnu.jpg
Нараяна Ходае/Вишну

Ведаларда һәм Пураналарда, Нараяна яңгыр болытлары төсендәге илаһи зәңгәр төстә, дүрт куллы, падма (лотос чәчәге) тотып, Каумодаки (чукмар), Панчаджанья шанкха (кабырчык) тотып һәм Сударшана Чакра (диск) тотучы итеп тасвирлана. Нараяна Ходае Ведалар һәм Пураналар, Бхагават-гита кебек Һинд дине изге текстларында еш Вишну, Һари, Пурушоттама яки Пуруша һәм Джаганнатх дип атала.[8]. Нараянаны еш "Мукунда" буларак хөрмәт итәләр [9] (ул матди дөньяда тумышлар һәм үлемнәр әйләнешеннән хөррият Мокша бирүче). "Махабхарата"да Кришнага еш Нараяна буларак мөрәҗәгать итәләр, ә Арджунага Нара буларак.[10] The epic identifies them both in plural 'Krishnas', or as part incarnations of the earlier incarnations of Vishnu, recalling their mystical identity as Nara-Narayana.[11]

Нараяна Бхагават Гитада универсаль формага ия буларак тасвирлана (Вишварупа) ул гадәти кеше сиземләү яки алдыңа уйлап китерүдән тыш тора.[12]

Нараянаның матди дөньядан тыш мәңге һәм иң олы Галәме Вайкунтха дип атала, ул нур һәм бәхет патшалыгы Парамападха, бу азат ителгән өчен соңгы һәм иң югары урын, алар анды иң олы Ходай белән бергә нур һәм бәхет белән рәхәтләнәләр. Вайкунтха матди дөньядан тыш урнашкан һәм шулай итеп матди фән яки мантыйк ысуллары белән аңлашылырга мөмкин түгел.[13] Кайчакта Нараяна яки Вишну Ананта Шешада ял итүче Кшира Сагара матди дөньяда "Вайкунтха" дип атала.

Борынгы Текстлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нараяна Ходае Ведаларның һәрбер өлешендә, мәсәлән, Шатарудриям, Пуруша Суктам, Нараяна Суктам, Хираньягарбха Суктам, Вишну Суктам, Рудрам Суктамда сәламләнә. Нараяна Ходаена шулай Упанишадаларда, мәсәлән, Нараяна Упанишадада, Ишопанишадада, Чандогья Упанишадада, Брихадараньяка Упанишадада, Мундака Упанишадада, Мандукья Упанишадада, Катха Упанишадада, Кенопанишадада, Прасна Упанишадада, Светасватара Упанишадада, Маха Нараяна Упанишадада, Нарасимха Тапани Упанишадада сәлам әйтәләр. [14]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нараяна Ходае исеменең төрле юрамалары бар.

'Нараяна' исеме "барлыкка китерелгәннең суларында ял итүче" дигәнне аңлата. Манусмритида расланганча,

Сулар "нараһ" дип атала, чөнки сулар чынлыкта Нара-Нараяна тарафыннан (беренче мәхлукат) тарафыннан барлыкка китерелә; алар аның беренче яшәү урыны "аяна" булганга күрә ул Нараяна дип атала.[15]

Нараянаның тагын бер мәгънәсе,

"Барлык кешеләрнең нигезе булган иң Олы Җан иясе".[16]

Тагын бер юрамадан күренгәнчә,

Нара "кеше" дигәнне аңлата һәм "Аяна" "юнәлешне" аңлата. Кайберәүләр Нараянаны "кеше улы" дип күрә. Шулай итеп Нараяна "кешенең юнәлеше"н аңлата ("мокшага таба").

Нара "Кеше" дигәнне аңлата, ә Аяна "Сыену урыны"н аңлата, ягъни Нараяна "барлык кешеләрнең сыену урыны" дигәнне аңлата. Нараяна Упанишадада язылганча:

Om Namo Narayanayeti mantra upasaka Vaikuntha bhuvanam gamishyati,[17]

Санскритта, "Нара" сүзе шулай ук кешегә яки шәхескә карый торган сүз[18]. Нараяна турында язмаларда "парабрахман", "параматма", "парамешвар", "парашакти" һәм "праджйоти" буларак сөйлиләр, бу "абсолют" яки "иң олы" дигәнне аңлата.

Ведаларда язылганча,

"Narayana parabrahman tatvam Narayana paraha"

бу Нараяна барысының да иң олы көче һәм асылы дигәнне аңлата.[19]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Непал, Катмандуда, Нараян Гыйбадәтханәсе яки Нараянтитхи сарае
Катмандуда, Нааксалда иң борынгы Шридхар Нараян сыны

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bhagavata Purana Canto 2 Chapter 10 Verse 10
  2. Bhagavata Purana Canto 2 Chapter 5 Verse 16-18
  3. Bhagavata Purana Canto 11 Chapter 4 Verse 5
  4. Vishnu Purana 1.2.61-63
  5. Bhagavata Purana (12.12.56): "Narayanam Devam adevam isam - Lord Narayana, the Supreme controller and the ultimate Soul of all existence, beyond whom there is no other God.
  6. Bhagavata Purana (12.13.16): Just as the river Ganges is the greatest of all rivers, Lord Achyuta (Vishnu or Narayana) the supreme among deities (devas) and Lord Shambhu (Shiva) the greatest of Vaishnavas, so Bhagavata Purana is the greatest of all Puranas.
  7. Bryant, Edwin F., Krishna: a Sourcebook. p.359 "Madhvacharya separates Vishnu’s manifestations into two groups: Vishnu’s vyuhas (emanations) and His avataras (incarnations). The vyuhas have their basis in the Pancharatra agamas, a sectarian text that was accepted as authoritative by both the Vishishtadvaita and Madhva schools of Vedanta. They are mechanisms by which the universe is ordered, was created, and evolves. According to Madhvacharya, Vishnu has either four or five vyuhas, named Narayana, Vasudeva, Sankarshana, Pradyumna and Aniruddha, which evolve one after the other in the development of the universe. The status of the fifth vyuha, Narayana, is not clear, and in some passages, he is not even mentioned."
  8. Bhagavad Gita (15.18): Because I am transcendental, beyond the fallible and the infallible, and because I am the greatest, I am celebrated both in the world and in the Vedas as that Supreme Person (Purushottama)
  9. Name No. 515 in Vishnu Sahasranama
  10. Vaisnavism Saivism and Minor Religious Systems, Ramkrishna Gopal Bhandarkar. Published by Asian Educational Services, p.46.
  11. Hiltebeitel, Alf (1990). The ritual of battle: Krishna in the Mahābhārata. Albany, N.Y: State University of New York Press. ISBN 0-7914-0249-5.  p61
  12. Prabhupada, AC Bhaktivedanta. Bhagavad-gita As It Is Chapter 11 Verse 3. vedabase.net. әлеге чыганактан 15 May 2008 архивланды. 2008-05-10 тикшерелгән. "see the cosmic manifestation"
  13. Archived copy. әлеге чыганактан 15 May 2007 архивланды. 2007-05-21 тикшерелгән.
  14. Narayanastra – Defending Vaishnavism as the supreme Vedic position. 2015-10-21 тикшерелгән.
  15. Manu Smruti 1:10 " The Law Code of Manu", Published by Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-19-280271-2]], page 11, also, The Laws of Manu in the 21st Century [1] 2012 елның 3 сентябрь көнендә архивланган. by Pt. Sri Rama Ramanuja Acharya, page 6
  16. Harivansh, Adhyay 88 shlock 44, also, Manu Smruti 1:10 " The Law Code of Manu", Published by Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-19-280271-2]], page 11
  17. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-05-16, retrieved 2018-03-06 
  18. http://spokensanskrit.de/index.php?tinput=nara&script=&direction=SE&link=yes
  19. ॥ नारायणसूक्तम् सार्थ ॥ - .. Narayana Sukta .. - Sanskrit Documents. 2015-10-21 тикшерелгән.