Наталья Комарова
Наталья Комарова | |
---|---|
Туган телдә исем | Наталья Владимир кызы Комарова |
Туган | 21 октябрь 1955 (68 яшь) Псков өлкәсе Язво авылы |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Донбасс дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе-губернатор |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Балалар | кызлары Наталия, Ирина |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://komarovanatalya.livejournal.com/ |
Наталья Комарова | |
---|---|
Хант-Манси АО губернаторы | |
Вазыйфада 2015 ел – гамәлдә[2] | |
Аңа кадәр | үзе, губернатор в.б. сыйфатында |
Хант-Манси АО губернаторы | |
Вазыйфада 2010 ел – 2015 ел | |
Аңа кадәр | Александр Филипенко |
Дәвамчысы | үзе, губернатор в.б. сыйфатында |
Туган | 21 октябрь 1955 (68 яшь) Язьво[d], Плесново вулысы[d], Гдов районы, Псков өлкәсе, РСФСР, СССР |
Белем | Донбасс дәүләт техника университеты[d] |
- Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Комарова.
Наталья Комарова (Наталья Владимир кызы Комарова, рус. Наталья Владимировна Комарова) — Россия дәүләт эшлеклесе, Югра — Хант-Манси автономияле округы губернаторы (2010-2015). Россия Дәүләт думасының III (2001–2003), IV (2003–2007), V (2007–2010) чакырылыш депутаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1955 елның 21 октябренда Псков өлкәсе Язво авылында туган. Урта мәктәпне Болгариядә бетергән. Коммунарск (Украинада: Алчевск)[3] тау-металлургия институтын «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1978). 1980 елдан Яңа Уренгойда яши.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1978 Коммунарск металлургия заводында хезмәт буенча техник, икътисадчы.
- 1980–1988 Яңа Уренгой шәһәр шурасы башкарма комитетында эшли.
- 1988–1992 шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, шәһәр план комиссиясе рәисе.
- 1992–1994 Яңа Уренгой шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- 1994–1997 Яңа Уренгой хакимияте башлыгы.
- 1997–2000 Яңа Уренгой мэры.
- 2000–2001 Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары.
- Төп административ эше белән беррәттән Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты социаль менеджмент кафедрасы доценты булып эшли.
- 2010–2015 Хант-Манси автономияле округы губернаторы. 2015 елның 27 февраленнән губернатор вазыйфаларын башкаручы.[4]
Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2001 III чакырылыш Россия Дәүләт думасына (дипломатия эшенә киткән Виктор Черномырдин урынына) сайлана. «Ватаным-Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы була.
- 2003 IV чакырылыш Россия Дәүләт думасына сайлана. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Табигый чыганаклар һәм табигатьтән файдалану комиссиясе рәисе була.
- 2007–2010 V чакырылыш Россия Дәүләт думасына сайлана («Бердәм Россия» сәяси фиркасе федераль исемлеге буенча). «Бердәм Россия» фиркасенең генераль шурасы әгъзасы.
- 1999 РФ муниципаль берәмлекләре конгрессы идарәсе әгъзасы итеп сайлана.
- 2000 елның маеннан Аурупаның җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессының җирле хакимиятләр пулатында РФ вәкиле. Җирле хакимиятләр пулатының тыныч үсеш буенча комитетының вице-президенты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дуслык ордены (1998).
- Хөрмәт ордены (2006).
- III дәрәҗә Изге равноапостоллы княгиня Ольга ордены (православие чиркәве ордены) (2013).
- Яңа Уренгой шәһәренең хөрмәтле ватандашы.
- 1997 Бөтенроссия «Хатын-кыз-97» конкурсында «Тигез хокуклар һәм тигез мөмкинлекләр» номинациясендә җиңүче.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ХМАО-Югра хакимиятенең рәсми сайты 2015 елның 10 март көнендә архивланган.
- Наталья Комарованың Тере журналдагы блогы
- Ханты-Мансийскида ШОСның X юбилей сессиясе уза 2020 елның 8 август көнендә архивланган.
төркем:
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 21 октябрь көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Псков өлкәсендә туганнар
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Сәясәтчеләр
- Губернаторлар
- Россия Федерациясе өлкә губернаторлары
- Россия Федерациясе субъектлары башлыклары
- Мэрлар
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары
- Россия Федерациясе Дәүләт думасы комитет рәисләре
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары